Дилмөхәмәтова-Әхмәдуллина Шәүрә Ишмулла кызы (1961) — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты. Башкортстан Республикасының халык артисты (1996).
Биографиясе Дилмөхәмәтова-Әхмәдуллина Шәүрә Ишмулла кызы 1961 елда Уфа шәһәрендә дөньяга килгән. Әнисе Әнисә Дилмөхәмәтова — артист һәм драматург. Атасы Ишмулла Дилмөхәммәтов — җырчы һәм курайчы. Мәктәптә укыганда ук, Уфа дәүләт сәнгать институтының әзерлек бүлегендә белем ала, аннары бернинди кыенлыксыз югары уку йортына укырга керә.
1983 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагогы Рифкать Исрафилов) тәмамлагач, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театрында эшли башлый.
Спектакльләрдәге рольләре Зөбәрҗәт ( М. Кәримнең «Ай тотылган төндә» )
Бибибанур (татар драматургы М. Гыйләҗевнең «Сөям, сагынам»)
Шәрифә (С. Әбүзәрнең «Хыялый»)
Клара («Мәгарә», Г. Шафиков),
Варька («Бесталанная», Карпенко-Карый),
Анна («Ричард III», В. Шекспир),
Фәйрүзә («Айгырыңны биреп тор!», Р. Кинҗәбаев),
Хәдичә («Кызыл яулыклы тирәгем», Ч. Айтматов),
Кафия («Озын-озак балачак», М. Кәрим),
Люся («Әсәем, рапорт бирәм!»)
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1991) Башкортстан Республикасының халык артисты (1996)
Сылтамалар
http://bashkortostan.news-city.info/docs/sistemav/dok_leqdyz.htm http://bashdram.ru/troupe/dilmuxametova.html Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Гафури театры Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:1961 елда туганнар