Винера Зәви кызы Абдуллина (28 гыйнвар 1965 ел, СССР, Ленинград) - сынчы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Биографиясе

1965 елның 28 гыйнварында Ленинград шәһәрендә туган.

1986 – Б. В. Иогансон исемендәге урта сәнгать мәктәбен тәмамлый.

1992 – Ленинград сәнгать-педагогика училищесын тәмамлый (В. А. Серов исемендәге ЛХУ, хәзерге вакытта Н. К. Рерих исемендә).

2000 – Россия Сәнгать академиясе И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институтын тәмамлый, скульптура факультеты.

1999, 2000, 2002 - Санкт-Петербургның "Санкт-Петербург музалары" грантлар конкурсы җиңүчесе.

2002 – И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институтында аспирантураны тәмамлый.

2002 - Санкт-Петербург Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

2012 – "Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Иҗаты 2004 - С. Ю. Витте һәйкәле (СПб политехника университеты). 2006 - Петр I һәйкәле (Махачкала) . 2006 - СПб павильонында Россиянең тарихи шәхесләре бюстлары галереясы. 2011 - "Екатерина II" бюсты (Дәүләт аэрокосмик приборлар төзү университеты, СПб). 2011 - А. Баязитовка һәйкәл (СПб дәүләт университеты). 2011 – Татарстан Республикасы Мактау грамотасы белән бүләкләнде, милли мәдәни мирас традицияләрен үстерү һәм милләтара мөнәсәбәтләр гармонияләштерү өчен. 2012 – язучы Гаяз Исхакый бюсты (Казан шәһәре). 2012 - шагыйрь Муса Җәлил бюсты (Тосно шәһәре, Ленинград өлкәсе). ... 2021 - шагыйрь Муса Җәлил бюсты (Екатеринбург шәһәре). 2021/2022 - Муса Җәлил һәйкәле ― Серовта (Свердловск өлкәсе, 2024 ― Ялтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстыЯлтада Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов бюстын ачу тантанасы узды. Татар-информ, 16.04.2024 2024 ― Чиләбе өлкәсе Коншак районы Бәгәрәктамак авылында Муса Җәлил бюстыПамятник поэту-герою Мусе Джалилю открыли в селе Усть-Багаряк. Правительство Челябинской области, 1.11.2024. 2025 ― Санкт-Петербургның Калинин районында, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 146нчы мәктәптә Муса Җәлилнең бюсты В Калининском районе Санкт-Петербурга торжественно открыли бюст Герою Советского Союза Мусе Джалилю. Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области, 25.09.2025.

Искәрмәләр

Чыганаклар lyssak.com - ВИНЕРА ЗАВИЕВНА АБДУЛЛИНА

Тышкы сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татар рәссамнары