Габриэла Прейссова (), тумыштан Аскерова (Sekerová), шулай ук Думонтова Матильда (Matylda Dumontová, псевдонимы астында билгеле, 23 март 1862, Куна-Гора — 27 март 1946, Прага) — чех язучысы һәм драматург.

Биографиясе

Габриэла Прейссова 1862 елның 23 мартында Куна Гора шәһәрендә туган. Прагада архивариус гаиләсендә белем ала.

Яшь сагында бераз Муравская Словакияда Гудонин шәһәрендә үткәрә. Милли фольклор белән мавыгаГабриэла Прейссова. Радио Прага(10 июня 2020). Дата обращения: 16 марта 2021..

15 яшендә Матильда Думонтова псевдонимы астында «Дворовый и помешичья дочь» хикәясен яза. 1883 елда «Движение» («Күңел») журналында «Горестная шутка» исеме астында аның авыл тормышына багышланган хикәясе басылып чыга.

1889 елда словак крәстияннәрнең көнкүреше турында очерк һәм хикәяләр җыентыгы «Картинки из словацкого края» (Obrázky ze Slovácka) басылып чыга, ул аңа билдәлелек китерә. Соңыннан морав һәм венгр словакларның, вак мещаннарның, сирәкләп интеллигенциянең тормошонан башка әсәрләр бастырып чыгара: «Ideály» (1889), «Z mého alba» (1890), «Crty ze Slovácka» (1890), «Nové obrázkv a črty» (1893), «Obrázky bez rámů» (1895), «Korutanské povídky» (1896), «Kdyź hvězdy padaly» (1898), «Povidky» (1890 и 1899), «Talmové zlato» (1901), «Porosené pavučiny» (1902), «Máky a žitě» (1903) һәм башкалар. Прейссованың хикәяләре эффектлы, хәрәкәт белән тулы һәм славян халкына мөхәббәт белән тулы. Күп әсәрләре поляк, рус һәм француз телләренә тәрҗемә ителгән.

Каринтиянең дөньяви һәм крәстияннәр тормышын сүрәтләгән соңгы әсәрләре гади һәм беренче әсәрләренең дәрәҗәсе кимәленә җитми.

Прейссованың драмалары —«Хозяйка раба» (Gazdina roba) һәм «Ее падчерица» (Její pastorkyňa, 1890), аларда вакигалар Моравия Словакиясендә бараГабриэла Прейссова. Радио Прага(10 июня 2020).Дата обращения: 16 марта 2021., — словакча язылган, реалистик һәм словак көнкүрешен сурәтли.«Хозяйка раба» — көчле социаль акцент белән күңел драмасы, геройлары булып словак авылының гади кешеләре тора. Габриэла Прейссова «Ее падчерица» пьесасына тәнкыйтчеләрнең гаеп ташлауларын авыр кабул итә һәм соңыннан игътибарын хатын-кыз өчен танылган китапларга юнәлтәГабриэла Прейссова. Радио Прага (10 июня 2020). Дата обращения: 16 марта 2021..

Композитор Йозеф Ферстер Габриэла Прейссованың «Хозяйка раба» пьесасы буенча «Ева» операсы өчен либретто яза. Ул 1899 елның 1 гыйнварында беренче тапкыр Прагада Милли театрда башкарыла.

Композитор Леош Яначек Габриэла Прейссованың «Ее падчерица» пьесасы буенча «Енуфа» операсы өчен либретто яза (1890), аның премьерасы 1904 елның 21 гыйнварында Вевержи урамындагы театрда — Брно шәһәренең Милли театр филиалында үтә. «Енуфа» бөтен дөньяда киң танылганЯкубова, Наталия. Она и её падчерица. Независимая газета (4 октября 2012). Дата обращения: 16 марта 2021.Габриэла Прейссова. Радио Прага (10 июня 2020).Дата обращения: 16 марта 2021.. 2018 елның 11 июлендә опера Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театрының төп сәхнәсендә куелаПавлова, Мария.Почему каждый должен послушать «Енуфу» Леоша Яначека. Российская газета (2 марта 2018). Дата обращения: 16 марта 2021..

1894 елда Львовта поляк журналистлары һәм язучылары съездында катнаша (Zjazd Literatów i Dziennikarzy Polskich). 1896 елда Мәскәүгә, Түбән Новгородка бара, анда алган тәэссоратларны «Рус сәяхәте картиналары»нда сүрәтлиГабриэла Прейссова. Радио Прага (10 июня 2020).Дата обращения: 16 марта 2021..

Беренче ире белән Каринтияда Клагенфуртта ике ел яши. Икенче ире, Австрия армиясе полковнигы белән Пулага күчеп килә, аннан Италиягә һәм Франциягә чыга. Беренче бөтендөнья сугышы елларында аның ире Миловицада әсирләр өчен лагерь начальнигы була. Габриэла Прейссова рус хәрби әсирен үтергән өчен шәхсән хөкем итәГабриэла Прейссова. Радио Прага (10 июня 2020).Дата обращения: 16 марта 2021..

Ике сугыш арасы чорда Прагада яшиГабриэла Прейссова. Радио Прага (10 июня 2020).Дата обращения: 16 марта 2021..

1946 елның 27 мартында 85 яшендә Прагада вафат була. Вышеград зиратында җирләнәГабриэла Прейссова. Радио Прага (10 июня 2020). Дата обращения: 16 марта 2021..

Шәхси тормышы 1880 елда Ян Прейсска кияүгә чыга (Preiss Jan Nepomuk, 1838—1908). Аның вафатынан соң, 1908 елда Алберт Адольфка (Adolf Halbaerth, 1858—1949) кияүгә чыга.

Хәтер Габриэла Прейссова исеме белән Брно, Простеев һәм Карин урамнары аталаГабриэла Прейссова. Радио Прага (10 июня 2020). Дата обращения: 16 марта 2021..

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:Язучылар Төркем:Драматурглар Төркем:23 март көнне туганнар Төркем:1862 елда туганнар Төркем:27 март көнне вафатлар Төркем:1946 елда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Праһада вафатлар Төркем:Австриядә туганнар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча драматурглар