Агния Александр кызы Кузнецова— рус совет балалар язучысы.
Биографиясе 1911 елның 12 (25 февраль) февралендә Иркутскида ак офицер Кузнецов Александр Николай улы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне һәм А. А. Жданов исемендәге Ленинград университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Иркутск радиокомитетында, Ленинградта һәм Новосибирскида яшьләр һәм балалар газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1943-1946 елларда РСФСР Язучылар берлегенең Иркутск бүлекчәсендә җаваплы сәркатип була. 1956 елдан Мәскәүдә яшәгән.
1996 елның 12 ноябрендә вафат була. Мәскәүдә Троекуров зиратында, ире, язучы Георгий Марков янында җирләнгән.
Гаиләсе - ире — язучы Георгий Марков(1911-1991).
- кызы — язучы Ольга Маркова. Ольга Марковның балалары — журналист Марина Маркова (1960), Ксения Маркова (1973).
- кызы — артист Екатерина Маркова. Екатерина Марковның балалары — тарихчы Филипп Тараторкин, артист Анна Тараторкина.
Иҗаты Беренче хикәяләр китабы 1932 елда Новосибирскида чыга.
Әсәрләре «Новая Сибирь» альманахында, «Роман-газета», «Юность» һәм башка матбугат басмаларында басылып чыга. Бөтен иҗади эшмәкәрлеге дәвамында балалар турында, балалар һәм үсмерләр өчен яза. Очерклар, повестьлар һәм хикәяләр авторы.
Кузнецова иҗатының югары ноктасы — «Земной поклон» повесте, педагог хезмәтен данлауга һәм идеаль укытучы образын тудыруга багышланган
Пушкин темасы белән шөгыльләнә, «Моя мадонна» китабы Наталья Гончарова һәм Пушкинның балалары турында повестларны берләштерә.
Әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителгән.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре - Н. К. Крупская исемендәге РСФСР дәүләт премиясе. (1977) —«Земной поклон» повесте өчен,
- Халыклар Дуслыгы ордены (1984)Агния Кузнецова на сайте Писатели Приангарья — детям
Сайланма библиография
В Чулымской тайге. — Иркутск, 1939 Чёртова дюжина. — Иркутск, 1946 Твой дом. — Новосибирск, 1951 Жизнь зовёт. — Красноярск, 1958 Честное комсомольское. — М., 1959 Свет-трава. — М., 1967 Мы из Коршуна. — М., 1970 Ночевала тучка золотая… — М., 1971 Много на земле дорог. — М., 1972 Земной поклон. — впервые в журнале «Октябрь», 1976 Под бурями судьбы жестокой. — Пермь, 1979 Достоинство: Повести. — М.: Мол. гвардия, 1980. — 446 с. — 200000 экз. Собрание сочинений: В 3-х томах. — М.: Дет. литература, 1982—1984. — 543+447+718 с. — 100000 экз.
Хәтер
Иркутскида Агния Кузнецова яшәгән йортка, аның истәлегенә мемориаль тактаташ куелган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Абрамович А. Ф. А. А. Кузнецова: Биогр. очерк // Литературная Сибирь. — Иркутск: Вост.-Сиб. кн. изд-во, 1971. — С. 190—193. — 336 с. — 5000 экз. Писатели Восточной Сибири: Биобиблиографический указатель. — Иркутск: Вост.-Сиб. кн. изд-во, 1973. — С. 133—134. — 332 с. — 5000 экз. Разумневич В. А. Проводы в совершеннолетие: Очерк творчества А. Кузнецовой. — М., 1974. Розова И. А. Кузнецова Агния // Русские детские писатели XX века: Биобиблиографический словарь. — М.: Флинта; Наука, 1997. — С. 247—248. — ISBN 5-02-011304-2.
Сылтамалар
Агния Кузнецова на сайте Википедия Агния Кузнецова на сайте Писатели Приангарье — детям
Төркем:25 февраль көнне туганнар Төркем:1911 елда туганнар Төркем:12 ноябрь көнне вафатлар Төркем:1996 елда вафатлар Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Русия язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Псевдоним астында билгеле әдипләр Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мәскәүдә җирләнгәннәр Төркем:Русия империясендә туганнар