Наталья Камил кызы Җиһаншина (1985 елның 24 декабре, Ленинград, ССРБ) — Россия гимнасткасы. Команда беренчелегендә Олимпия уеннарының бакыр призёры (2004), дөнья һәм Европа чемпионатларының күп тапкырлар көмеш призёры, ике тапкыр Европа чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры.

Биография Наталья Җиһаншина 1985 елның 24 декабрендә Ленинградта туа. Милләте буенча — татар. Әтисе — Камил Шамил улы, әнисе — Татьяна Степанасовна. Аның сеңлесе Гөлнара Галич (туган. Җиһаншина) — гимнастка, 2002 елгы яшүсмерләр арасында Европа чемпионатында катнашучы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, хәзер тренер; энесе Руслан Җиһаншин — гимнастМама, теперь я буду отдыхать.

Маргарита Семенова җитәкчелегендә 5 яшьтән гимнастика белән шөгыльләнә башлыйЗИГАНШИНА Наталья Камиловна. П. Ф. Лесгафт исемендәге физкультура һәм спорт университетын тәмамлый.

2000 елда яшьүсмерләр арасында Европа Чемпионатында команда беренчелегендә алтын медаль яулый.

2001 елда дөнья чемпионатында абсолют һәм команда беренчелекләрендә ике көмеш медаль ота.

2002 елда таянып сикерү буенча дөнья чемпионатының көмеш медален яулый. Ә моңа кадәр берничә ай элек ул ике тапкыр Европа чемпионы (команда беренчелеге һәм терәк сикерү) була, шулай ук ирекле күнегүләрдә көмеш медаль яулый; абсолют беренчелектә Наталья 4 нче була.

2003 елгы Дөнья чемпионаты алдыннан тренировкалар вакытында ботта көчле авырту сәбәпле, чемпионатны тәмамлау турында карар кабул итәргә мәҗбүр була.

2004 елның язында Наталья тезен җәрәхәтли. Операция кирәк була, аның нәтиҗәсендә мениск киселгән. Операция аркасында Европа чемпионатын калдырырга туры килә. Наталья 2004 елгы Россия чемпионатында һәм Бөекбританиядә халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Тиздән 2004 елгы җәйге Олимпия уеннарына рәсми рәвештә Россия җыелма командасына кертелә.

2004 елгы Җәйге Олимпия уеннарында Наталья Россия җыелма командасы составында команда беренчелегендә бракыр медаль яулый. Команда беренчелегендә ул бер снарядта чыгыш ясый — төрле биек борыслар (9.50 балл җыя). Соңрак Наталья борыста «перелёт Шушуновой» килеп чыкмавын таный. Шәхси беренчелектә һәм аерым снарядларда финалларга уза алмый.

2004 елгы Җәйге олимпиададан соң Наталья 2008 елгы Җәйге Олимпия уеннарында апасы белән чыгыш ясарга теләге турында белдерә.

2005 елда күп санлы имгәнүләр һәм мотивация булмау сәбәпле, карьера тәмамлану турында игълан итәБронзовый призёр Олимпиады-2004 Наталья Зиганшина: Наша сборная катится в пропасть

Аерылган, ике баласы бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

sportgymn.net сайтында Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми

Төркем:2004 елгы җәйге Олимпия уеннары бронза призерлары Төркем:Россия гимнастлары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1985 елда туганнар Төркем:24 декабрь көнне туганнар