Биктимерова Лилия Рафаил кызы (12 гыйнвар, 1981 ел) — татар һәм башкорт җырчысы. 2001 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солист-вокалчысы. Башкортстан Республикасының атказанган (2012) һәм халык (2023) артисты.
Биографиясе Лилия Рафаил кызы Биктимерова 1981 елның 12 гыйнварында Башкорт АССР Яңавыл шәһәрендә туган. 10 яшеннән алып Пермь өлкәсе Барда районы Барда авылында әбисе тәрбиясендә үсә. Барда гимназиясендә, баян классы буенча музыка мәктәбендә укый.
2001 елда кызыл дипломга Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, читтән торып Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында белем ала. Уку елларында төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда катнаша: «Ана теле» фестивалендә (Уфа) 1-нче урын ала «Ягымлы яз» (Казан) һәм «Дуслык моңы» (Нефтекама) конкурсларында җиңү яулый.
2001 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты. Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев җитәкчелегендәге эстрада группасы әгъзасыЭстрадная группа Фадиса Ганиева. Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова. Официальный сайт. Музыканты и коллективы. Эстрадная группа Фадиса Ганиева .
Башкортостаннан тыш, Россия Федерациясенең башка субъектларында, Төркиядә, Эстонияда гастрольләр белән чыгыш ясый. Башкорт һәм татар телләрендә моңлы җырлар башкара. Башлангыч музыкаль альбомы — «Мин икән».
2004 елдан Фәдис Ганиев белән иҗади тандемы (дуэт) Башкортстан Республикасында киң танылу ала, алар бергәләп «Любовный треугольник», «Язмышмы, әллә ялгышмы...» һәм башка театрлаштырылган шоу-программалар әзерли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― Башкортстан Республикасының атказанган артисты 2023 ― Башкортстан Республикасының халык артисты Торжественная церемония награждения прошла в рамках заседания Совета по культуре РБ. Министерство культуры Республики Башкортостан, 23.12.2023 Гаиләсе
Ире — Ганиев Фәдис Рәхимҗан улы, җырчы, Башкортстанның халык артисты. Беренче никахыннан кызы — Асаева Гөлназ Рөстәм кызы, җырчы, Башкортстанның атказанган артисты (2024). Икенче никахыннан улы — Ганиев Кәрим Фәдис улы.
Искәрмәләр
Әдәбият
Мукминова С. Музыка звучит в душе моей // Рассвет. — 2002. — 14 июня. Первый сборник // Рассвет. — 2004. — 18 июня. Звезда по имени Лилия // Рассвет. — 2004. — 25 июня. Мингалиева Г. «Ходайның язганы шулдыр» // Юлдаш. — 2007. — № 59 (дек.). — С. 1-3. Юсупова Л. «Люблю лирические песни» // Рассвет. -2011. — 4 марта. — С. 2. Высокое исем // Рассвет. — 2013. — 16 янв. — С. 1. Путь к успеху. Справочник о деятелях и работника культуры и искусства, писателях и краеведа Бардымского района. — Барда, 2014.
Сылтамалар
Биктимирова Лилия Рафаиловна // Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе.
Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1981 елда туганнар Төркем:12 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Башкорт җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:Татар җырчылары