Бу Сәмәрканд газетасы турында мәкалә, Казан газетасы турында моннан укыгыз

«Хөррият» (حریت) — иҗтимагый-сәяси гәҗит. Сәмәрканд шәһәрендә 1917 елның 16 апреленнән 1918 елның 30 апреленә кадәр «Сәмәрканд җәдидләр оешмасы» тарафыннан татар һәм үзбәк телләрендә нәшер ителгән. Газета әдәби, икътисади-сәяси юнәлештә, атнага 2 тапкыр чыккан. Барлыгы 87 саны дөнья күргән.

Тарих 1917 елның 16 апреленнән Сәмәрканд шәһәрендә татар һәм үзбәк телләрендә нәшер ителә, барлыгы 87 саны чыга. «Хөррият» газетасы ― зур күләмле, күп тиражлы, һәр саны дүртәр биттән торган иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм әдәби газета була. 1917―1918 елларда әлеге басма Төркестан краенда, шул исәптән Ташкентта, Сәмәркандта һәм башка зур шәһәрләрдә сәяси процессларны яктыртуның төп чыганакларыннан берсе була.

Газетаның беренче нашире ― «Заравшан ширкәте», аннары ― Мөхәммәд Урумбаев. Газета «Б. А. Газаров типографиясе»ндә чыгарылган. «Сәмәрканд җәдидләре оешмасы» тарафыннан гамәлгә куелган «Заравшан» ширкәте китапханәсенең бөтен кереме әлеге газетаны чыгаруга тотылган.

Мөхәррирләр Газетаның мөхәррирләре ― Кәбиршаһ Мансуров (Акобир Шомансуров), (1885―1938), Хаҗи-Мөгыйн Шакруллаев (Шукрулло), Мардонкул Шомухаммедов. 1917 елда Г. Фитрәт «Хөррият» газетасының баш мөхәррире булгач, төбәктә әдәбият һәм мәгариф үсешендә зур эз калдырган мәгърифәтче, мөфти газетада хезмәттәшлек итәргә чакыра. «Хөррият»тә Мәхмүтхуҗа Беһбуди («Бохара вакыйгалары», «Иттифак кирәк» һ. б.), Габдерәүф Фитрәт («Йорт кайгысы», «Мөселманнар, гафләттә калмагыз» һ. б.), Хаҗи Мөгыйн («Шураи исламия һәм сайлаулар», «Ярдәм кирәк»), Сәетриза Ализадә, Сәйдәхмәд Сиддыйки, Хуканбай Габдехалик улы һ. б. мәкаләләр белән даими катнашалар.

«Хөррият» газетасы Казанда нәшер ителүче «Корылтай», «Безнең тавыш» газеталары белән тыгыз элемтәдә торган. Үз сәхифәләрендә әлеге басмалардан татар милли хәрәкәтенә кагылышлы материалларын күчереп бастырып килгәнТәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 169-170нче бит.

Ябылу 1918 елның 30 апрелендә, 87 саны дөнья күргәч, совет органнары (Милли эшләр комиссарлыгы) тарафыннан чыгудан туктатылган. Аның базасында большевиклар идеологиясенә туры килә торган газета (1918―1921 елларда «Хезмәтчәннәр тавышы», Ярлылар тавышы») чыгарыла. Яңа заман 1996 елда «Хөррият» («Hurriyat») исеме белән Ташкентта (Алишер Навои урамы, 30) мөстәкыйль үзбәкчә газета чыгарыла башлаган «Хөррият» (1996) газетасының рәсми сайты.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Искәрмәләр

Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Үзбәкчә гәҗитләр В Төркем:1917 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Русия империясе матбугаты Төркем:Сәмәрканд