Ираклий Гарибашвили (, 1982 елның 28 июне, ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 2021 елның 22 февраленнән 2024 елның 8 февраленә кадәр Гөрҗистан премьер-министры. Элек – Гөрҗистан саклану министры (2019—2021), Гөрҗистан премьер-министры (2013—2015) һәм «Грузия хыялы ― Демократик Грузия» сәяси фиркасе рәисе (2013—2015), Гөрҗистан полиция һәм җәмәгать тәртибе министры (2012—2013).

Тәрҗемәи хәле 1982 елның 28 июнендә Тифлис шәһәрендә туган. Мәктәптә укыганда спортның һәм кикбоксинг төрләре белән шөгыльләнгән. 2004 елда халыкара хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлый. Параллель рәвештә француз университетында укый. 2005 елда Тифлис университетында халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсе ала.

Хезмәт юлы Грузиягә 2004 елның язында, соң әйләнеп кайта һәм бизнесмен компанияләрендә эшли башлый. 2004―2005 елларда «Карту Групп»ның логистика департаментында менеджер булып эшли. 2005―2008 елларда ― логистика департаменты директоры урынбасары, «Карту Групп» президенты Б. Иванишвили ярдәмчесе. 2007 елдан 2012 елның маена кадәр ― «Карту Банк» күзәтүчеләр советы әгъзасы. Бер үк вакытта, 2005 елдан алып 2012 елга кадәр Б. Иванишвилиның «Карту» халыкара хәйрия фонды генераль директоры вазыйфасын башкара.

2012 елда Б. Иванишвили «Грузия хыялы – Демократик Грузия» сәяси берләшмәсенә нигез салганнан соң, Ираклий Гарибашвили фиркане Грузия парламент сайлауларына әзерләү белән шөгыльләнгән, анда сәяси берләшмә җиңеп чыга: Грузия парламентында 85 урын ала.

2012 елның 25 октябрендә Б. Иванишвили хөкүмәтендә Грузиянең полиция һәм җәмәгать тәртибе министры вазыйфасын били.

2013 елның 2 ноябрендә Грузия премьер-министры Бидзина Иванишвили Ираклий Гарибашвилины «Грузия хөкүмәте башлыгы вазифасына иң ихтимал нәмзәт» дип игълан итә. 2013 елның 20 ноябрендә Грузия парламенты Хөкүмәтнең яңа составын раслый һәм Ираклий Гарибашвили премьер-министр булаПарламент Грузии утвердил правительство Гарибашвили. 31 яшьлек И. Гарибашвили Грузия тарихында иң яшь премьер һәм билгеләнгән вакытка дөньяда иң яшь хөкүмәт башлыгы була .

2015 елның 23 декабрендә И. Гарибашвили Грузия премьер-министры вазыйфасыннан китүе турында игълан итә. «Мин бүген бу вазифадан китәм, әмма илебезнең тугъры солдаты булып калам», — дип белдерә ул.

2018―2019 елларда И. Гарибашвили CEFC China Energy Кытай компаниясенең региональ проектлар белән идарә итү буенча Күзәтчелек Советы киңәшчесе була.

Берничә елга И. Гарибашвили сәяси аренадан юкка чыгып тора. 2019 елның мартында «Грузия хыялы — Демократик Грузия» идарәче партиясенә әйләнеп кайта. 2019 елның 8 сентябрендә Георгий Гахария хөкүмәтендә оборона министры итеп билгеләнә.

Сәяси кризис һәм Георгий Гахариянең премьер вазыйфасыннан отставкасыннан соң, 2021 елның 18 февралендә Ираклий Гарибашвили Министрлар Кабинеты башлыгы вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителә һәм ул бу вазыйфада парламент тарафыннан 22 февральдә бертавыштан диярлек раслана.

Гаиләсе

Өйләнгән, хатыны Нунука Тамазашвили (1983 елгы); ике улы — Николоз (2005 елгы) һәм Андриа (2010 елгы). Хатынының әтисе Тамаз Тамазашвили, элекке милиция генералы, Михаил Саакашвили идарә иткән чорда корал һәм шартлаткыч матдәләрне законсыз йөртүдә һәм саклауда гаепләнәПолитические мотивы ареста генерала Тамаза Тамазашвили. Искәрмәләр

Сылтамалар

Биография Ираклия Гарибашвили // Новости-Грузия Ираклий Гарибашвили // Правительство Грузии Ираклий Гарибашвили // Министерство полиции и общественного порядка Грузии

Төркем:Гөрҗистан сәясәтчеләре Төркем:Гөрҗистан премьер-министрлары Төркем:Тифлис дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре