Йортсыз халыкны торак белән тәэмин итү елы (БМО).

Вакыйгалар 16 гыйнвар — Чжао Цзыян Кытай коммунистик фиркасенең генераль сәркатибе вазифасына керешә. 26 февраль — Битлз төркеме җыры тәүге мәртәбә компакт-дискта чыга. 6 март — Эквадор һәм Колумбия чикләрендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә меңгә якын кеше һәлак була. 30 март — 59-нчы Оскар премиясен тапшыру тантанасы уза. 12 июнь — АКШ президенты Рональд Рейган Михаил Горбачевны Берлин диварын җимерергә чакыра. 20 июнь — Мәскәүнең Кызыл мәйданында кырымтатар кампаниясе башлана. 22 октябрь — Иосиф Бродскийга әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе тапшырыла. 18 ноябрь — Лондон метрополитенының Кингс-Кросс станциясендә булган янгын нәтиҗәсендә 30 кеше һәлак була. 1 декабрь — Ла-Манш астында тоннельне төзү эшләре башлана. 21 декабрь — КамАЗ заводында “Ока” (“Ока-1111”) азлитражлы автомобильләре конвейер ысулы белән җыела башлый.

Туулар

9 февраль — Магдалена Нойнер, Алмания биатлончысы. 19 апрель — Мария Шарапова, Русия теннисчысы. 29 апрель — Алсу Фәйзуллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2008 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы. 7 май — Айгөл Миңнуллина, драма актрисасы, Камал театры артисты. 23 май — Илгиз Зәйниев, драматург, режиссер. 8 июль — Рифат Сәлах, татар шагыйре. 30 июнь — Ләйсән Фәйзуллина, Камал театры артисты (2008 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2018), «Тантана» премиясе лауреаты (2021). 29 август — Дилүс Хуҗәхмәтов, «Әкият» театры актеры. ТР атказанган артисты. 10 сентябрь — Әлфрид Бостанов, тарихчы, исламият белгече. 28 сентябрь — Һилари Дафф (), АКШ актрисасы. 2 ноябрь — Имил Шәрәфетдинов, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы (2007), грек-рим көрәше буенча Россия чемпионы (2010, 2012), 26 ноябрь — Рөстәм Галиуллин, язучы, галим. 26 декабрь — Ярамир Низаметдинов, җырчы (лирик-драматик тенор).

Вафатлар

1 гыйнвар — Шамил Шаһгали, татар драматургы. 15 гыйнвар — Мәгъсүм Хөсәенов, Социалистик Хезмәт Каһарманы. 18 гыйнвар — Ренато Гуттузо, итальян рәссамы. 9 апрель — Мәсгуть Латыйпов, композитор. 12 июнь — Мөхтәр Әхмәдиев, музыкант, аккомпаниатор. 1 август — Ян Винецкий, язучы. 16 август — Андрей Миронов, актер, РСФСР халык артисты (1980). 17 сентябрь — Муса Гәрәев, хәрби очучы, ике тапкыр Советлар берлеге Каһарманы. 3 октябрь — Жан Ануй, француз драматургы. 12 октябрь — Фәһри Корытөрк, Төркия президенты. 11 ноябрь — Иван Максимов, Советлар Берлеге Каһарманы. Мөнир Мазунов, татар шагыйре, журналист.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Марсель Зарипов, язучы, («Поступь моей республики» һәм «Выгодный оборот» очерклары һәм публицистик китаплары өчен)Тукай премиясе лауреатлары — Марсель Зарипов.

Нобель премиясе лауреатлары right|100px|thumb|Оскар Санчес Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Георг Беднорц, Карл Мюллер. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Доналд Крам, Жан Мари Лен, Чарлз Педерсен. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Судзуми Тонегава. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Иосиф Бродский. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Солоу. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Оскар Санчес.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

* Төркем:Еллар