Вакыйгалар 26 гыйнвар — Петроград (Санкт-Петербург) исемен «Ленинград»-ка алмаштыралар. 1 февраль — Бөекбритания ССРБ-ны таный. 20 март — Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» исемле журнал чыга башлый. Киләчәктә ул «Ялкын» журналына әйләнәчәк. 30 июнь — беренче мәртәбә Мәскәү-Казан пассажир очкычы һавага күтәрелә. 5 июль — Парижда Сигезенче Җәйге Олимпия уеннары башлана. 5 август — Төркиядә күпхатынлык тыела. 2 октябрь — Казан составына Иваново (хәзерге Мәскәү базары тирәсе) һәм Удел бистәләре кушыла.https://www.business-gazeta.ru/article/61701 10 октябрь — Яшь ленинчы газеты чыга башлый.
Туулар
1 гыйнвар — Гатаулла Салихов (1924-2012), Советлар Берлеге Каһарманы (1943). 1 гыйнвар — Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994), язучы. 1 гыйнвар — Ягъфәр Әхмәтшин, Советлар Берлеге Каһарманы. 4 гыйнвар — Алиме Абденанова (Alime Abdenanova, 1924-1944), кырымтатар сугыш каһарманы. 10 февраль — Рәфкать Бикчәнтәев, татар сәхнәсенең остасы, актер һәм режиссер. 10 февраль — Николай Алтынов, Советлар Берлеге каһарманы, танкист. 25 февраль — Әнәс Тумашев, татар театр рәссамы. 1 март — Мәхмүт Рәфыйков, кинооператор. 5 март — Борис Домашников, ССРБ халык рәссамы. 7 март — Кобо Абе, япун язучысы. 8 март — Зиннәт Вәли, язучы. 1 апрель — Равилә Борнашева, табиб. 3 апрель — Габделхәй Сәетов (1924-2000), Советлар Берлеге Каһарманы (1945). 5 апрель — Шамил Исхаков, татар дин әһеле. 12 апрель — Галимҗан Җиһаншин, авыл хуҗалыгы ширкәте җитәкчесе. 15 апрель — Самат Шакир, татар язучысы. 24 апрель — Зәкәрия Акназаров, Башкорт АССР министрлар шурасы рәисе (1962-1986). 18 май — Энҗе Мөэминова, татар шагыйрәсе, укытучы. 28 май — Шәриф Биккол, башкорт шагыйре. 12 июнь — Джордж Герберт Уокер Буш, АКШ-ның 41-нче президенты. 24 июнь — Владимир Попов, нәкышче рәссам, Тукай бүләге иясе. 5 июль — Аллаһияр Вәлиуллин, татар композиторы. 5 август — Иван Максимов, Советлар Берлеге Каһарманы. 12 август — Мөхәммәт Зыяүлхак, Пакистан президенты (1978-1988). 15 август — Лалә Оралоглу, Төркия кино актрисасы, режиссер. 29 август — Суфиян Поварисов, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, Башкортстан халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор. 1 сентябрь — Әхмәт Әминев, Социалистик Хезмәт Каһарманы. 18 сентябрь — Таһир Балтачиев, балет артисты (Ленинград). 1 октябрь — Джимми Картер, АКШ-ның 39-нчы президенты. 19 октябрь — Васил Маликов, рәссам, сынчы. 12 ноябрь — Наҗия Борһанова, тел галиме.
Вафатлар
21 гыйнвар — Владимир Ульянов (Ленин). 13 июль — Альфред Маршалл, инглиз икътисадчысы. 12 октябрь — Анатоль Франс, француз язучысы, Нобель премиясе лауреаты. 21 декабрь — Шәһит Ходайбирдин — инкыйлабчы, язучы, ВКП(б) эшлеклесе. Зәйнетдин Агафуров — татар сәнагатьчесе, меценат, хәйрияче (Екатеринбур).
Төркем:1924 ел Төркем:Еллар