Вакыйгалар 20 гыйнвар — Уфада Башкорт дәүләт филармониясе ачыла. 5 май — ТАССР Югары Советы Президиумы татар язуын урыс графикасы нигезендә төзелгән алфавитка күчерү турында Указ чыгара. 17 июнь — Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры ачыла. 23 август — Казанда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты оештырыла. 31 август — алман радиостанциясенә һөҗүм инсценировкасы. Ул Икенче бөтендөнья сугышына китерәчәк. 3 сентябрь — Бөекбритания, Франция, Һиндстан, Австралия һәм Яңа Зеландия Алманиягә сугыш игълан итәләр. 10 сентябрь — Канада Алманиягә сугыш игълан итә. 28 сентябрь — Молотов һәм Риббентроп килешүе гамәлгә аша, Варшава капитуляциясе. 30 ноябрь — Совет-фин сугышы башлана.
Туулар
13 гыйнвар — Ринат Галиев, «Татнефть» АҖ генераль директоры (1990―1999). 20 гыйнвар — Азат Зыятдинов, татар галиме, техник фәннәр докторы. 1 февраль — Муса Сираҗи, шагыйрь. 13 февраль — Фәнзаман Баттал, язучы-сатирик. 23 февраль — Флүн Мусин, татар әдәбиятчысы. 10 март — Хәлил Мәхмүтов, Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры актеры. 10 март — Флера Сөләйманова, татар җырчысы, Татарстанның халык артисты. 13 март — Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин, детектив жанрында иҗат иткән татар язучысы. 26 март — Марсель Әхмәтҗанов, археограф-текстолог. 28 март — Әскәр Кайбышев, татар галиме, дөньякүләм танылган металлофизик. 31 март — Рәшит Имашев, рәссам, ТРның халык рәссамы. 10 апрель — Бикә Рәхимова, шагыйрә. 12 апрель — Владимир Иванов, татар галиме, социолог. 15 апрель — Халидә Уразаева, мәдәният эшлеклесе, җырчы, ТАССР, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре. 28 апрель — Рафаэль Ильясов, җырчы, музыкаль редактор. 28 апрель — Марат Рамазанов, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе. 5 май — Дамир Гарифуллин, төбәк тарихчысы, шагыйрь. 12 май — Хатыйп Миңнегулов, татар әдәбият галиме. 15 май — Фәрит Йосыпов, тел галиме-диалектолог, филология фәннәре докторы, профессор. 18 май — Фаил Шәфигуллин (1939-1982), шагыйрь һәм прозаик. 21 май — Ренат Суфиев (Роман Солнцев), язучы. 30 май — Евгений (Гаделша) Бикташев, көйязар. 7 июнь — Әхсән Фәтхетдинов, татар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссаме. 2 июль — Риф Мөхәммәтҗанов, күренекле фольклорчы-галим, җәмәгать эшлеклесе. 21 июль — Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012), татар артисткасы. 28 июль — Нургали Булатов, татар журналисты. 28 октябрь — Марс Макаров, композитор. 4 ноябрь — Дамир Хәйруллин, татар артисты. 12 ноябрь — Миннехан Шәйдуллин, рәссам. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1999). 15 ноябрь — Илдар Зарипов, Татарстан һәм Россиянең атказанган рәссамы. 19 ноябрь — Җәмил Нигъмәтов, татар галиме, педагог.
Вафатлар
8 гыйнвар — Шәехгаттар Иманаев, тел галиме, хокук белгече, «Хокук вә хәят» журналы нәшире һәм мөхәррире. 13 июнь — Гомәр Толымбай, татар язучысы. 18 октябрь — Исхак Казаков, сәясәтче, 1 нче ТАССР хөкүмәте әгъзасы, педагог, журналист.
Төркем:1939 ел Төркем:Еллар