Ринат «Gladiator» Фәхретдинов, Ринат Рәшит улы Фәхретдинов (1991 елның 28 сентябре, РФ, Мордовия, Ромоданово районы, Азюрка) — катнаш көрәш сәнгате (MMA) белән һөнәри шөгыльләнүче спортчы. Һөнәри көрәш самбосы, пакратион, ММА буенча спорт мастеры. GFC дөнья чемпионы (урта авырлыкта). UFC көрәшчесе, чемпионы (2022). Россиядә ММАның перспективалы көрәшчеләренең берсе. Көрәш карьерасында барлык көрәшләрдә дә диярлек откан. Барлык җиңүләренә дә, берничә искәрмә белән, ул вакытыннан алда, беренче раундта ук ирешә. Яраткан «буучы гильотина» алымы кулланып, Россия һәм дөнья дәрәҗәсендәге көчле көрәшчеләрне җиңәТатарский боец MMA Ринат «Gladiator» Фахретдинов подтвердил статус чемпиона. karaakkosh.com, 03.02.2018.

Тәрҗемәи хәле 1991 елның 28 сентябрендә Мордовиянең Ромоданово районы Азюрка авылында туган. Казанда үскән. Мәскәүгә күчеп киткән Гөлүзә Ибраһимова. Татарстанский боец ММА Ринат Фахретдинов подписал контракт с UFC. Татар-информ, 23.01.2021, башкаланың «Спарта» клубында тренер булып эшләгән, офиста юридик эшләр белән дә мәшгуль булган. Ринат спортта күнегүләрне 13 яшьтән тренер Равил Габдуллин һәм 15 яшьтән тренер Александр Боконяев җитәкчелегендә башлый. 2012 елдан башлап (ММА) белән шөгыльләнә. ММА рекорды: 18-1 (10 ысы нокаут белән). Ринат — GoldstarFit клубы командасы вәкиле. Авырлык категориясе: урта авырлык Rinat "Gladiator" Fahretdinov. ВКонтакте.

Дини карашлары буенча (Ринат — мөселман) мөселман булган спортчыларга каршы көрәшкә чыкмаячагын белдерәРинат Фахретдинов отказался от чемпионского пояса, чтобы не биться с братьями-мусульманами. islamnews.ru, 24.07.2020 Боец ММА Ринат Фахретдинов перешел в регби. realnoevremya.ru, 25.08.2020.

2019 елда Әлмәтнең «Ибрис» клубы данын яклаганӘлмәтле Бразилия көрәшчесе белән бил алышачак. Әлмәт таңнары, 3.04.2019.

2020 елның июлендә дини карашлары буенча ММАдан китеп, Казанның «Стрела» регби клубы командасына кертелеп, үзе өчен яңа булган спорт төре — регбида уйный башлыйБоец ММА Ринат Фахретдинов перешел в «Стрелу». strelarugby.ru, ләкин бераздан катнаш көрәш төренә кире кайтаМусульманин-боец ММА Ринат Фахретдинов подписал контракт с UFC. Портал Мусульмане Москвы и Московской области, 23.21.2021.

Тренерлары Агымдагы тренерлар составы: Йосыф Сәадулаев Мөхәммәд Камилов

Титуллары Уртача авырлыкта GFC чемпионы Көрәш самбосы буенча Мәскәү чемпионы Панкратион буенча Мәскәү чемпионы Көрәш самбосы буенча Россия чемпионатының көмеш призеры Панкратион буенча Россия чемпионатының бронза призеры Көч структуралары арасында һөнәри көрәш самбосы буенча дөнья чемпионы

Әбу-Дабида җиңү Соңгы ел ярым эчендә уздырган беренче көрәшендә — 2021 елның 15 гыйнварында БГӘ башкаласы Әбу-Дабида UAE Warriors промоушен эгидасы астында катнаш көрәш буенча узган турнирда дөнья рейтингында үзеннән 200 баскыч өстәрәк торган Канада спортчысы (19 көрәштә 13 җиңү яулаган; элекке UFC көрәшчесе) 55нче секундта нокаут белән җиңеп, дөньяның иң көчле саналган UFC лигасында чыгыш ясау хокукы яулый. Ринат хәзер дөнья рейтингында 80нче урында. Әлеге җиңүдән соң, Ринатка 23 февральдә Лос-Анджелеста UFC лигасында беренче көрәшен уздырырга тәкъдим иткәннәрУроженец Мордовии Ринат Фахретдинов нокаутировал американца на турнире по ММА в Эмиратах (видео). stolica-s.su, 16.01.2021.

UFC чемпионатында беренче чыгышы 2022 елның 4 июнендә АКШның Лас-Вегас шәһәрендә узган UFC () чемпионатында беренче (дебют) чыгышында (секунданты ) грек көрәшчесе Андреас Михайлидисны җиңә. Өч судья да бертавыштан җиңүне Россия сугышчысына бирә – 30:27, 30:26, 30:26. Шул рәвешле, үзенең гомуми җиңүләр серисен 19 көрәшкә җиткерә Түбәтәй киеп чыккан татар егете Ринат Фәхретдинов UFC чемпионатында беренче җиңүен яулады. Татар-информ, 4.06.2022 Александр Кожевников. Фахретдинов выиграл дебютный бой в UFC, одолев Михайлидиса решением судей. championat.com, 4.06.2022. UFC чемпионатында икенче җиңүе 2022 елның 17 декабре төнендә Лас Вегаста Ринат Фәхретдинов UFC Vegas 66 турнирында америкалы Брайан Батлны җиңә (секундантлары Олег Тактаров, Маркус Парумпа, Марат Капкаев). Евгений Романов. Вторая победа и амбиции Фахретдинова в UFC: как был повержен «Винни Пух» из США. Татар-информ, 18.12.2022 UFC чемпионатында өченче җиңүе 2023 елның 1 июлендә турниры (Ентерпрайз, Лас-Вегас, Невада) кысаларында Америкадан 55нче секундта алымын кулланып җиңә. Ак Барс» Ринат Фәхретдиновны UFC Vegas 76 турнирында җиңүе белән котлады. Татар-информ, 2.07.2023 Ничья 2023 елның 4 ноябрендә Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендәге «Ginásio do Ibirapuera» спорт аренасында Ultimate Fighting Championship оештырган катнаш көрәш турнирында бразилияле (1986 елгы) белән өч авыр раундтан соң судьялар чыгара (29:28, 28:28, 28:28). Нәтиҗәдә, UFCда үзенең җиңүләрсез сериясен туктата Elizeu Zaleski vs. Rinat Fakhretdinov, UFC Fight Night|MMA Bout. TapologyЕвгений Романов. Бразильский нокдаун: как татарский «Гладиатор» выстоял, но прервал победную серию в UFC. Татар-информ, 5.11.2023.

Гаилә хәле Өйләнгән (2017 елның җәендә, хатыны татар түгел), баласы бар. Гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

Искәрмәләр

Сылтамалар Ринат Фахретдинов. fightnews.info Rinat "Gladiator" Fahretdinov. ВКонтакте fahretdinov_team. instagram.com

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Россия ММА көрәшчеләре Төркем:Ultimate Fighting Championship чемпионнары