Нәүрүз ( — яңа көнНәү — яңа, яшь; руз — көн, көндез. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 464, 482., tat.lat. Näwrüz) — шәмси тәкъвим буенча Яңа елның башы (Фарвардин аеның беренче көне), Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәмеНәүруз — иранлыларның иске календаре буенча ел башы көне, яңа ел бәйрәме (төн белән көннең язгы тигезлек көне 21 март көненә туры килә). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. – Б. 461..

Кояш тәкъвиме буенча яшәгән борынгы иранлы һәм төрки халыкларының ышануларына бәйле чара, язгы көн-төн тигезлеге чорына (19, 20, 21 йә 22 мартка) туры килә.

2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә рәсми халыкара бәйрәм статусын ала.

Тарих Яңа чор башлану бәйрәменең Фарвардин аеның беренче көнендә рәсми котланылуның Ахәменид дәүләте чорында (б.э.к. VI-IV гасырлар) абашланганы Шаһнамә поэмасыннан билгеле, тик Нәүрүз сүзе язма чыганакларда яңа эраның II гасырыннан башлап кына очрый. Исламның таралуына карамастан, халык үз мәдәни мирасына хөрмәт йөзеннән бәйрәм итүне дәвам итә.

Бу бәйрәмнең анимизм элементлары барлыгы мәгълүм. Нәүрүз көнендә борынгы иран халыклары үзләренең борынгы бабалар рухларына табынганнар иде. Соңрак бу гадәт Борынгы Иранның рәсми дине булган зәрдөштлек тарафыннан үз ителә. Зөрдештләрнең төп җиде бәйрәмнәренең берсе

Күк-Ата, Җир-Ана һәм политеист тәңречелек пантеонына кергән башка мифик затларга ышанган болгарлар һәм башка төрки кабиләләрнең мәҗүси мәдәниятләренә борынгы иранлыларның тәэсирләре астында керә дип уйланыла.Протобулгары причерноморья Төрки тәкъвим буенча Нәүрүз (Яңа ел) бәйрәменнән соң Яңарыш ае башлана.

Шулай ук бәһаиләрдә котланыла.

Татарларда Нәүрүз Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Әстерхан татарлары элек-электән (юлиан тәкъвиме буенча) бу бәйрәмне Әмил исеме астында 14 март көнне билгели иде.

Галерея

Шулай ук карагыз Май чабу Сөмбелә

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ноуруз

Төркем:Төрки бәйрәмнәр Төркем:Азәрбайҗан бәйрәмнәре Төркем:Иран бәйрәмнәре Төркем:Татар бәйрәмнәре Төркем:Зәрдөштлек