Зур Сәрдек авылы халык театры — Кукмара районы Зур Сәрдек авылында урнашкан халык театры.
Тарихы 1932 елда мәчетне клуб итеп үзгәрткәч аңа мәдәният йорты дип вывеска эләләр. Мәчет клуб итеп оештырылгач анда сәхнә көйләнә һәм беренче спектакльләр куела башлый. Казан артистлары, шул исәптән Фәйзи Биккинин да еш кына концертлар белән килә торган була.
Зур Сәрдек мәдәният йортында эшләп килүче халык театрының тарихы, тамырлары белән ХХ гасырның 30-елларына барып тоташа. Танылган мәгърифәтче, Тукайның замандашы Сәгыйть Сүнчәләй нигез салган мәктәпкә укытырга килгән яшьләр, театр түгәрәге оештырып, кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре сәхнәләштерә башлыйлар. Театр дөньясына әкеренләп авыл яшьләре дә тартыла.
2007 елның 19 январенда, ТР ММ №15 Приказы нигезендә, авыл яшьләре театрына халык исеме бирелә.
Репертуар Театр елдан-ел репертуарын яңарта: Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Батулла, Әмир Камалиев кебек авторларның пьесаларын сәхнәләштерә.
Коллектив 1985 елда коллективны Рәмзия Хөсәенова оештыра. Бүгенге көндә бу коллективны мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Нурфия Вагыйз кызы Фаттахова җитәкли.
Танылган хезмәткәрләре
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре бүләкләр Викиҗыентыктагы төркем 1985 2018 Рәмзия Хөсәенова 1963-08-30 Чишмәбаш (Кукмара районы) Казан дәүләт аграр университетыКазан педагогика көллиятеКазан дәүләт мәдәният институты гармунчыҗырчытеатр актерыиҗтимагый оештыручысы Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:1985 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Татар театрлары Төркем:Татарстан театрлары Төркем:Кукмара районы Төркем:Халык театрлары