Дмитрий Иванович Протопопов (1799 — 1857 елның 21 феврале) — Россия медикы һәм педагог, Казан Император университетының медицина факультеты деканы. профессор, медицина докторы.

Биография Дмитрий Протопопов 1799 елда туган. 1816 елда Казан гимназиясенә укырга керә, 1821 елда Казан университетына күчә. 1825 елда I бүлек табибы исеме белән курс тәмамлый һәм студентлар каршында күзәтүче вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнә. Киләсе елда профессор Фогельның фармакология репетиторы итеп билгеләнәБиографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета, под редакцией Н. П. Загоскина, том ІI, Казань. 1904 год, страницы 304—305..

1828 елда Д. И. Протопов инспектор ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1828 елда Россия империясенең башкаласы Санкт-Петербург шәһәренә Император медицина-хирургия академиясенә командировкага «медицинада камилләшү өчен» җибәрелә һәм анда 1833 елга кадәр кала«Казанские губернские ведомости» 1857, № 9..

1831 елда ул Петербургта холера белән көрәштә катнаша«Санкт-Петербургские ведомости» 1857 г., № 58.

1832 елда медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. Шул ук елның ноябрендә Казан университетына «материа-медика» репетиторы итеп билгеләнә. Алдагы ике ел дәвамында Протопопов фармацияны укыта, ә 1837 елның 1 августында, 1835 елның уставы буенча университетны үзгәртеп корганда, гомуми терапия, фармакология, фармация, рецептура һәм минераль сулар турында укуларның экстраординар профессоры итеп раслана«Военно-медицинский журнал» 1857 г., ч. LXIX, № 1..

1839 елның гыйнварында Дмитрий Иванович Протопопов Казан университетының ординар профессоры итеп сайлана, ә моңа кадәр, үз кафедрасы предметларыннан тыш, токсикологиядне ике ел дәвамында укытаМихайловский А. И. Преподаватели, учившиеся и служившие в Императорском Казанском университете (1804—1904), часть І, выпуск 1, Казань. 1901..

1845 елның 31 октябреннән 1853 елның декабренә кадәр Протопов медицина факультеты деканы була; лекцияләрне укуын дәвам итеп, 1855 елда укыту вакыты тәмамлана һәм ул Казан университетында тагын биш елга калдырылаЗагоскин Н. П. Деятели Казанского университета 1805—1900 г., Казань. 1900 г., стр. 148..

«Рус биографик сүзлеклеге» нигезендә, профессор Протопопов бик яратып уку белән шөгыльләнгән; аның лекцияләре (ул берьюлы 5 предмет укыган) тулылыгы, заманчалыгы һәм демонстратив юнәлеше белән аерылып торган, ул вакытта бу сирәк күренеш була; лекцияләргә студентлар бик теләп йөргән, алар аны шактый югары бәялиИльинский А. И. «Воспоминания о пережитом. За полстолетия. 1841—1892 гг». «Русская старина» 1894 г., книга І, стр. 4..

Дмитрий Иванович Протопов 1857 елның 21 февралендә вафат була.

Протопопов үзеннән соң түбәндәге фәнни хезмәтләр калдыра: «De aquis miueralibus in genere» — медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация (СПб. 1832 ел) һәм «Фармакохимия очерклары» — «Казан хәбәрләре»ндә (1838 ел) һәм аерым басма (Казан, 1838 ел)Змеев Л. Ф. «Русские врачи писатели», тетрадь II, . 1886..

Искәрмәләр

Әдәбият

Кульбин Н. И. Протопопов, Дмитрий Иванович // Русский биографический словарь : в 25 томах. — СПб.—М., 1896—1918. Змеев Л. Ф. «Русские врачи писатели», тетрадь II, . 1886. Михайловский А. И. Преподаватели, учившиеся и служившие в Императорском Казанском университете (1804—1904), часть І, выпуск 1, Казань. 1901.

Төркем:Беренче Казан ирләр гимназиясен тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1857 елда вафатлар Төркем:5 март көнне вафатлар Төркем:1799 елда туганнар