Яңа Тинчәле авылы тарихы
Язучы Касыйм Бикколов /1926 ел/
Яңа Тинчәле мәсҗедләре
Беренче мәсҗед өчен 1753 елда императрица Елизаветадан рөхсәт алынган. Тарихта һичбер җирдә рәсми мәсҗедкә рөхсәт алган ил юк, хәтта Казан да 1764 елда Екатерина заманынында гыны, ягъни бездән 11 елдан соң гына, мәсҗедкә рөхсәт алган. Моның илә безнең авыл халкы мактанырга хаклы. Ул заманда рәсми ике мәсҗед Кырым һәм Касыйм шәһәрләрендә булган, алар да татар ханнары әмере илә төзелгәннәр иде. Безем авылның беренче мәсҗеде әүвәл Хөснетдин бине Абушай станында булган (стан тавы диләр иде). Без яшь чагында анда мәсҗед юк иде. әмма балавыз сыга торган стан бар иде. Стан тавы дигәне шуннан калган. Тау башында хәзер Фатих Шәйхелислам бине Гайнетдин, бине Хөснетдин бине Абушид бине Ярмәй бине Бәйсәид бине Сүндек бине Сүнәйнең йорты бар. Шул стан тавындагы мәчсҗедне Бәйсәид бине Сүндек бина кылган имеш. Бу мәсҗедтә әүвәл имам булган кеше мәшһүр карак Хамидулланың атасы мулла Шәмсетдин дигән кешедер. Аның нәселе хәзер авылда юк. Шәмсетдин мулланың углы Хамид укымышлы вә бай кеше булып яхшы тройка атларга утырып каракларның атаманы булып йөргән. Ахры тотылып Себергә сөрелгән. Бәлки Себердә нәселләре бардыр ?... Шәмсетдин мулла үлгәннән соң 1785 елда Иске Чокалыдан мулла Яһүдә бине Бикколны мулла итеп китергәннәр. 1790 елда хөкүмәт һәр авылга указлы мулла куярга мәҗбүр иткәч, ул Уфада Мөхәмәтҗан мөфтигә барып имтихан ителеп, указ алып кайта, һәм авылдан күчеп Ашыт кариясенә мулла булып китә. 1825 елда картлар аны киредән чакырып кайтаралар. Ул 50 еллап мулла булып, мәктәп ачып тирә-якларга имамнар хәзерләп чыгара. 1835 елның сентябрендә 85 яшендә вафат була. Кабере Тинчәленең төньяк тарафындагы зиратында. 1831 елда авылның бай карты Бәкер бине Бәйсәид бине Сүндек бине Сүнәй хәзерге зур мәсҗедтән түбән агачтан бер кечерәк мәсҗед ясата. Димәк 1-нче мәсҗед елгада, ә тауда 2-нче бинасы аз гына югарырак салына, ул рус түрәләренең күзләре төшмәсен өчен шулай эшләнә. Ул мәсҗед искергәч, авылыбызның Себердә торучы Шәмсетдин бине Абушай бине Бикмөхәммәт бине Габдулла бине Айдар бине Ходайбирде бине Чабкын 1874 елда хәзерге зур мәсҗедкә бина кыла. 1880 елда 3-нче мәсҗед асты таш фундаментлы ике катлы гаять зур итеп эшләнә. 2-нче мәсҗед авылның көн тарафындадыр. Иң элек халык намаз укырга бер өй ала. Соңра, 1830 елда, Габделсәлам бине Биккенә бине Бәйсәид бине Сүндек бине Сүнәй манаралы мәсҗед бина кыла. 1898 елда Гайнетдин бине Сәйфетдин бине Сәгыйт бине Биккол бине Бәйсәид бине Сүндек бине Сүнәй йортыннан ут чыгып бөтен авыл диярлек яна. Шулай ук Гәбделсәлам бабай салган мәсҗед тә янган. Бу - янгын елы дип искә алына. Ут чыгуның сәбәбен самавардан диләр иде. Соңрак бу мәсҗед урынына Шәмсетдин Абушаев катнашы илә хәзер дә мәсҗед булган икенче мәсҗед бина кылына. Анда әүвәл имам булып Яһүд хәзрәт шәкерте мулла әхмәр бине Бикмөхәммәт тора. Берничә елдан соң әхмәт бине Сәйфетдинне мулла иткәннәр. Соңра аның улы Шакир имам булып торды.
3-нче мәсҗед
Авылыбызның төньягында югары өченче мәсҗедтер. Моны Бәкер бабай бине әхмәр бина кылган иске мәсҗедтән. 1880 елда агач алып, анда ике катлы итеп бина кылдылар. Иң элек мулла Зариф бине мулла Габделлатиф бине мулла Яһүдә бине Биккол имам булды. . .
4-нче мәсҗед авылның төньягына халык төрле җирдән имана җыйнап бина кылдылар. Беренче имамы Шакирҗан бине мулла Габделлатиф бине мулла Яһүд.
5-нче мәсҗед - көньяк тарафта түбән очындадыр, халык төрле җирдән акча җыйнап 1913 елда сала. Беренче имамы мулла Миргасим бине мулла Зарифулла бине мулла Габделлатиф бине мулла Яһүдә бине Бикколдыр.
Авылда өч мәсҗедне Сүндек бине Сүнәйләр салдыра - Бәйсәид, Бәкер, Габделсәлам.
Яңа Тинчәле халкы ничек итеп рәсми рөхсәт алды икән дип сораучылар булыр. Яңа Тинчәледән гарәби көнбатыш читендә Чатказ илә Тимбай арасында 40 дисәтинә җир Уразмәт кыры дип атала, дөресе Уразмөхәммәт кыры. Аның хуҗасы Уразмөхәммәт Уркаев дигән кешедер. Вахид мәзин язуында 10 номерда Сабирка Урмаев - Ураз алпавыт җиресе диелгән иде. Ураз - Петербургта хезмәт итә. Шунда ул бер яраклы эш күрсәтеп падишаһ түрәләреннән хезмәте бәрәбәренә мәкәфәт буларык аңа Тимбай турысында Карлы Суының мәшрик тарафыннан берничә дисәтинә җир бирелгән. Бу кеше ул җирне үзе эшкәртмичә, Тимбай урысларына дисәтинәсен 1-2 кило күмәч яисә берәр шишә аракыга сатып ашап яткан. Үзе үлгәч, аның гаиләсе калмый, җире хөкүмәт кулына күчә. Авылыбызның Хисяметдин бабай рәсми дакуминтын табып, адвокатларга күрсәтеп, “мин Уразмөхәммәт варисы” дип, җирне алмакчы була. Тик Сембер властьлары (түрәләре) язуыны кирәкле дип танымый, бик иске диеп, сорауны кире кага. Ә алмашка Ураз Уркаевның хәрби хезмәте өчен авылга мәсҗед кылырга рөхсәт алырга дигән кәгазь бирелә, указ алына. Бу указ күп еллар әтиемез Җамалетдин кулында сакланып, ул үлгәч Ибраһим Бикколов кулында калды. Бу документны әлбәттә тарих өчен саклау таләп ителә. Яңа Тинчәле кайчан барлыкка килгән?
Борынгы бабаларыбыз, мөхтәррәм картларны безем Тинчәле халкы Согыт кариясеннән килгәннәр диләр иде. Һәркайсыбызга мәгълүм, Согыт урман буенда чуаш авыллары арасындадыр. Казан алынгач, яхшы җирләрдән татарлар куылган, алар өчен һәммәдән артык чуаш-чирмеш арасы күренгән. Чөнки чуашлар бер яктан карендәш булсалар, икенчедән мәгариф ягыннан үзләреннән түбән һәм юашрак булганга күрә, куылган халык өчен әлбәттә үз дуслары чуашлар ошагандыр. Ул вакытта татарлар башына тигән таякның бер башы - рус түрәләр таягы, чуашларга да кагылган. Ике “гарип” милләт бик дус булып бергә яшәгәннәр.
Инде халык үрчеп, җир азлык сизелә башлагач тагын күчеп киткәннәр. Бу вакытта инде рус хөкүмәте дә кырын карамый, барган урыннарында җир кисеп бирә башлый.
Авылыбыз картлары бу җиргә кай вакыт килеп утырулары турында рәсми дакуминт юк. Я берәүнең язып калдыруыннан, инде тәмам мәгълүм булмаганда ата-бабаларыбызның гомереннән вә бәгъзе картларның вафатыннан мәгълүм буладыр. Яңа Тинчәленең бу җиргә килеп утыру тарихын язганда, ягъни 1920 елда, 250 еллар чамасы буладыр. Мәсәлән: Иң әүвәл килеп утыручы картларның берсе Сүндек бине Сүнәй бабай. Бу кеше иң башлап килгән 23 картның иң мәгълүме. Хәзерге көндә 800 чамасы кешенең атасыдыр. Ул, әлбәттә, бирегә ким дигәндә 30 яшьләрендә килгән булыр. Аның өч улы - Габдулла - Уразгали (Урка), Байсәидтер. Байсәиднең бер углы Биккол, аның углы Абуз (Әбүзәр). Ул бабай 1829 елда 90 яшендә вафат булган. Бу метрикадан мәгълүм. Димәк Абузбабай хәзер, 1926 елда 187 яшендә була. Үзеннең улыннан 30 яшькә олы булса, Биккол хәзер 217 яшьтә булыр иде. Бәйсәид үз улыннан янә 30 яшь олы дип алсак, ул 247 яшьтә булырга тиеш. Сүндек бабай улыннан 30 яшь олы булса, 280 яшендә буладыр. Әгәр Сүнәй бабай 40 яшькә олырак булса, Сүндек бабай бу җиргә 1686 елда килгән була. Ягъни, Яңа Тинчәле бу җиргә утырганга хәзер 290 ел буладыр (1926 елда). Инде авылыбыз 17-нче гасырда килеп урнашуы башкача да билгеле: Кәрим Чынлысына җир кисеп бирү хакында хөкүмәт биргән язу бар. Ул 1701 елда язылган. Шул дакуминтта Чынлы кырының төн тарафында чиген безнең авыл картларыннан 10 кешенең җире илә чиктәш күрсәтелә. Димәк, 1701 елда безнең авыл була. Янә шуны да белергә кирәк, Чынлы дакуминтында язылган картлар һәммәсе авылга әүвәл килгәннәрнең угылларыдыр. Чынлы дакуминтында Тәкай Чапаев күрсәтелә. Аның атасы Ураз бине Чапаев иң әүвәл килүче карттыр. Ошбу дакуминтлар раславынча, Чынлы авылы соңрак хәдат булган.
Иң әүвәл авылга кемнәр килеп утырган? Бәгъзе картларымыз авылга иң әүвәл Сүндек, Турна, Ибрай исемле өч кеше килгән диләр. Турна исемлесе хәзер дә Торна кыры дигән җирдә утырган. Шул кырга якын булган кучкалыктагы калкулыклар Турна бабай балаларының каберләредер. Сүндек бабай хәзерге Сүндек күле дигән җиргә яшәгән. Ибрай бабай хәзерге Ибрай күле дигән җиргә утырган була. Соңга барысы бергә җыелганнар. Сүндек һәм Ибрай бабайлар торган җирдә каберләр юк. Элек тә алар яшәгән җирләр шул исемнәр белән аталган булса кирәк. Мәсәлән: Хәзер Хайрулла бине Хасан бине Ильяс бине Чазлый бине Биккенә бине Габдерафик бине Байсәид бине Сүндек янындагы күлне Алтынбик күле диләр. Алтынбикнең йорты шул җирдә булган. Алтынбикнең углы Таҗи, аның углы Әхсән, аның углы Хөснетдин, аның углы Таҗи. Таҗи бабайның углы калмады. Кызының углы Таһир бине Зәки, бине мулла Миңлебай бине Якуп хәзер дөньяда. Икенче төрле дакуминттан безнең авылга башта күп кеше килгәне билгеле. Элек авылның җире уртак булмыйча, аерым кешеләрнеке була. Һәркем үз җирен биләгән. Моны алпавыт җире дигәннәр. Безнең кырымызда 23 алпавыт җире булган. Бу эш 1842 елда вафат булган Бәкер бине Әхмәр бине Байсәид бине Сүндек заманына кадәр дәвам иткән. Шулай алпавыт җире булып 140 еллар яшәгәннәр. Ләкин бу алпавыт җире тора-бара эшкә ярамаган. Ашлары аз булган кешеләр көзге суканы вакытында бетерә алмаганнар. Ә андый кешене суктырганнар. Кайбер кешеләренең балалары үрчемәгән, җире күп булган, ә кайберүләрнең балалары күп - җир азаеп киткән. Бәкер бабай җирсез кешеләрне үз янына җыеп, ничек булса да хәйләләр илә җирне тигезләп бүлергә маташкан. Димәк, Бәкир бабай җир эшен оештыручы, хәзергечә әйтсәк, революционер буладыр. Моның белән аның балалары бу көндә горурланырга мөмкин. Авылыбызның 23 алпавыт җире турында 1818 елда дөньяга килгән карт мәзин Габделвахит бине әхмәди бине Бикмөхәммәт бине Габдулла бине Ходайбирде бине Чапкының язып калдырган дакуминтыннан билгеле була. Ул моны русчадан күчереп алган. Габделвахит мәзиннең бабасы Ходайбирде бине Чапкын авылыбызга иң әүвәл килеп утыручыларның берседер. Ислам дине һәм авыл халкы тормышы. Казан ханлыгы бетерелгәч, рус хөкүмәте мәсҗедләрне вә мәктәпләрне ватып, мөгаллимнәрне үтереп, күбесен көчләп чукындырып - укырга, белем алырга мөмкинчелек бирмәгән. Ислам дине турында урманнарга качып укыганнар, ятканда ходайга ялынып догалар чыгарганнар:
«Яттым я алла, торсам кирәк, иншалла;
Бу ятуымнан торалмасам, иман бирсен бер алла;
Иман белән үткәем, ислам белән кичкәен;
Яратканым Гиффарым, күптер минем гөнаһым,
ярлыкагыл иллаһым» -