Кирмәнчек, Кирмән яки Кирмән шәһәрчеге — Татарстан Республикасы Мамадыш районының хәзерге Урта Кирмән һәм Рус Кирмәне авыллары янында урнашкан тарихи шәһәрчек. Болгар, соңрак X—XIV гасырларда булган Алтын Урда ныгытмасының калдыкларыннан гыйбарәт.
Урнашуы
Омар елгасының сул як кушылдыгы булган Кирмән елгасының уң яры калкулыгында, Урта Кирмән авылыннан көньяк-көнчыгышка таба һәм Рус Кирмәне авылыннан төньяк-көнбатыш юнәлештә урнашкан . Моннан тыш, якында Кирмен зираты бар, ул XIV гасырдан бирле булган .
Кирмәнчек янында урнашкан «Ханнар зираты» да мөһим урын булып тора. Анда XIV гасырга караган 27 кабер ташлары һәм аларның калдыклары сакланган.
Тарихы Рус елъязмаларында Идел буе Болгарстанының дүрт шәһәре арасында Кирмәнчек турында искәрмәләр бар, шәһәрләрне 1395 елда Звенигород һәм Галицкий кенәзе Юрий Дмитриевичның гаскәрләре яулап ала: «Они же шедше плениша землю татарскую и взяша град Болгары, и Жюкотин, и Казань, Кеременчюк, и пребыша 3 месяци воююще, и никтоже не помнит толь далече воевала Русь татарскую землю…»— ПСРЛ, IV, с. 102Воскресенск елъязмасында Кермәнчек 1399 елда искә алына: «…князь велики слышав се, и събра рати многы, посла брата своего князя Юрия Дмитриевича, а с ним воевод, и старейших боаръ и силу многу; он же шед взя город Болгары Великие, и град Жюкотин, и град Казань, и град Керменчюк, и всю землю их повоева, и много Бесермен и Татар побиша, а землю Татарскую плениша; и воевав три месяца взвратися с великою победою и с многою корыстию в землю Русскую»
Искәрмәләр
Әдәбият
Миннуллин Р. Тайна неизвестного частокола // Казанские ведомости. — № 131. — 06.09.2012.
Перфильев Н. Как взять Кирменское городище? // Комсомольская правда, 28.06.2015
Сылтамалар
Кирменское городище на карте Google Maps
Төркем:Мамадыш районы Төркем:Татарстан археологик һәйкәлләре Төркем:Алтын Урда шәһәрләре Төркем:Татарстанда Россиянең мәдәни мирас объектлары