Има́н (Ислам диненә караган мәгънәдә) — Ислам теологиясендә, Ислам тәгълиматының дөреслегенә ышануны аңлатучы төшенчә. Исламча дини иманның нигезе - Бердәнбер Аллаһыга ышану.
Бөтен Илчеләрнең һәм Рәсүлләрнең төп бурычлары нәкъ Бердәнбер Аллаһыга ышануга чакыру булган.
Иманның нигезләреСөннәттә билгеләнгән
Аллаһыга, Аның исемнәренә һәм сыйфатларына ышану. Фәрештәләргә ышану. Аллаһының Китапларына (Коръән, Библия, һ.б.) ышану. Пәйгамбәрләргә ышану. Кыямәт көненә ышану. Язмышка ышану.
Алар кыскача иман нигезләрендә язылган.
Иманны тулы аңлау өчен тагын түбәндәгеләрне дә карап үтәргә кирәк: Иманны котылгысыз үлем алдыннан кабул итеп булмый. Иманның бер шартларын үтәп, башкаларын кире кагып булмый. Иманның бөтен шартларын кабул итеп, аларның барсын да бертигез үтәү мәҗбүри.
Иманга карата кешеләр төркемнәре Иманга карата кешеләр түбәндәге төркемнәргә бүленәләр: Мөселман — иман китереп инанган һәм аны теле белән әйткән кеше. Мөэмин — Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанган, иманы аның фикерәлерен һәм гамәлләрен билгеләгән, аның тормыш мәгънәсенә әверелгән мөселманны билгеләү өчен кулланылган ислам төшенчәсе. Монафикъ — иман китермәүче, ләкин үзен мөэмин дип әйтүче кеше (икейөзле). Кәфер яки мөшрик — иман китермәүче һәм моның шулай икәнлеген кире какмаучы кешеТатар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары сүзлеге.
Бернинди дингә карамаган имансыз кешеләр өчен Динсезлек мәкаләне карагыз.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Иман (дин) Ислам теологиясы Исламның биш баганасы
Төркем:Ислам төшенчәләре Төркем:Исламның биш баганасы