«Татарстан яшьләре» — яшьләр өчен татар телендә чыккан иҗтимагый-сәяси газетасы. 1920 елдан алып 2025 елга кадәр чыга. Беренче исеме — «Кызыл яшьләр», 1956—2025 елларда «Татарстан яшьләре» буларак эшли.

Исемнәр

+ИсемЕлларТөп нөсхәдәХәзерге кирилл имләсендәقزل يەشلەرКызыл яшьләр1920-1938Qzьl JэşlэRЯшь сталинчыЯшь сталинчы1938-1942, 1949—1956Татарстан яшьләреТатарстан яшьләре1956 елдан алып

Тарих

1920-1930нчы еллар Газетаны 1920 елның 22 гыйнварында «Кызыл яшьләр» исеме белән Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге тарафыннан, Казан губерна башкарма комитеты органыГафиятов Атлас Халык белән бергә. «Татарстан яшләре» газетасына — 100 ел! / А. Х. Гафиятов // Безнең Мирас. — Казан. — 2020. № 1. Б.31-35. буларак чыгарыла башлый. Гражданнар сугышы елларында газета беренчел дәрәҗәдә яшьләрнең тыл һәм фронттагы уңышларына әһәмият бирә. Аннары халык хуҗалыгын торгызу, ачлык һәм җимерелеккә каршы тору темалары төп урын ала. Сугыш елларының килүен сизеп, газета 1930нчы елларның икенче яртысыннан хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирә.

1923 елда газета тарафыннан «Яшь инкыйлабчы җырлары» җыентыгы басылып чыга. Шулай да, газета бастырган кушымталар арасында:

«Яшь хәбәрчеләр авазы» (3 сан) — 1928—1929 «Кызыл яшьләр» Бөреле совхозында — 1932 «Кызыл яшьләр» чәчүдә — 1932.

Беренче бишъеллыклар чорында газета комсомол күзәнәкләренең хезмәте, яңа эшчеләрнең көндәлек тормышын үзгәртү, аларны профессиональ оешмаларга кертү турында күп яза. И.Сталин чорында акландыру, татар кызларын комсомол яшәешенә юнәлтү, ТАССҖда балалар хәрәкәтен үстерү, кечкенә хәбәрчеләрне җәлеп итү белән бер рәттән халыкны дингә каршы коммунистик мәнфәгатьләрдә тәрбияләү зур урын ала. Газетаның махсус бүлегендә кара халык, яшь эшчеләрнең беренче казанышлары басыла. Газетада Ф. Кәрим, Г. Минский, Һ. Такташ кебек танылган язучылар хезмәт итә. Газета диварларында Ф. Хөсни, Г. Кутуй, И. Гази, Ш. Мөдәррис, Ә. Еникинең беренче иҗади уңышлары дөнья күрә. Сугышка кадәрге елларда газета битләрендә К.Әмири, М.Җәлил, М. Максуд, Ш. Усманов, Г. Толымбай, Х. Туфан, Ш. Шәхретдинов әсәрләрен дә күреп була.

Репрессияләр казасы да газетадан тыш үтә алмыйча, газета хезмәткәрләренә турыдан-туры кагылды. Бу сәбәптән күп хезмәткәрләр ике-өч ай гына эшләп калалар, елына дүртәр-бишәр мөхәррирләр алмашына.

1940-1980нче еллар 1941 елда ир-егет хезмәткәрләрне Кызыл гаскәргә чакыру сәбәпле газета чыгудан туктый. 1949 елны «Яшь сталинчы» исеме белән ТАССР ВЛКСМ комитеты органы буларак яңадан чыга башлый. Яңа оешкан газета хезмәткәрләре арасында Шәрәф Мөдәррис, Г. Хуҗи, Г. Насрый, С. Урайский, И. Беляев, Г. Сагидуллин. Бу елларда газета белән М. Сәдри, Д. Фәйзи, Н. Дәүли, М. Ногман, Г. Латыйп кебек таныклы шәхесләр хезмәттәшлек итә.

1956 елда газетага «Татарстан яшьләре» исеме бирелә, газетаның форматы үзгәртелә, һәм тиражы 15 000 данәгә кадәр арта. Халык хуҗалыгының үсеше, Татарстандагы яңа нефть ятмаларын үзләштерүе, шуңа комсомол яшьләренең зур өлеш кертүе газетаның бу елдагы төп юнәлешләрен тәшкил итә. Озакламый газета битләрендә яңа вакыйгалар яктыртыла башлый: нефтьчеләр тормышы, КамАз, Түбән Кама нефть химиясе комбинаты төзелешләре. Коммунистик дөнья күреше, социализм тарафларындагы көрәш, социалистик бәйгеләрдә катнашуга өндәү һәм башка бу вакытның иң мөһим дәүләт пропагандалаган темалар да газетада төп урын ала. Социалистик бәйгеләр арасында:

«Язгы чәчү батыры» «Икмәк фронты герое».

Елдан ел газетада иҗтимагый, ягъни яшь кешенең эчке дөньясына кагылышлы темалар, зур игътибар җәлеп итә башлый. 1965 елда хатлар бүлеге мөдире Суфия Әхмәтова тарафыннан «Сердәш» сәхифәсе ачыла. Татар кешесе үзенең кайгылары, шатлыклыклары яки үзенә генә чишелмәслек сораулары белән киң уртаклашу кыры таба. Бу сәхифәдә Фәрит Хәкимҗанов, Галия Рәимова, Фәрит Галиев эшләп алалар. Бу елларда сәхифәнең үстерүенә иң зур өлеш керткән ике тугрылыклы, озак еллар хезмәт иткән Суфия Әхмәтова белән Рина Зарипова исәпләнә.

1974 елда төрле башка басмалар белән бер рәттә газета Декабристлар урамында яңа төзелгән бинага күченә.

«Үзгәртеп кору» елларында яшьләрнең газета белән кызыксынуы шактый арта: тираж 85 меңнән 285 мең данәгә җитәХәлим Гайнуллин Матбугат.ру.

1960-80 елларда газета каршында әдәби берләшмә эшләп килә һәм анда бүгенге күп кенә мәшһүр язучылар чыныгу ала. Үзенең чәчәк ату елларында газета агитатор һәм пропагандист кына түгел, ә халык өчен мөһим оештыручы вазифасын да башкара: мәсәлән, «Каз өмәләре», «Озын толым», җыр конкурслары шул исәпнең беренче рәтендә.

1990-нчы еллар 1990-2017 елның июленә кадәр баш мөхәррир — Исмәгыйль Шәрәфиев«Татарстан яшьләренең» күз яшләре (Бөтендөнья Татар конгрессы). 1990 елларга газета татар яшьләренең иң популяр һәм алдынгы карашлы матбугат басмалары дәрәҗәсенә җитә. Бу еллардагы газета тиражы 300 000 данә тәшкил итәЯшләр матбугатының инкыйразы милләткә дә күчмәсме Бөтендөнья татар конгрессы (рәсми сайт).

2010-нчы еллар 2017 елның июленнән баш мөхәррир — Атлас Гафиятов. Бүгенге көндә газета күбрәк урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. Икътисади, сәяси авырлыклар, иҗтимагый үзгәрешләр басымында газета чәчәк ату елларыннан чигенә«Татарстан яшьләре» газеты үз көнен үзе күрә Атлас Гафиятов белән интервью (Azatlıq radiosı). 2017 елның августында газетаның тиражы 8 430 данә тәшкил иткән.

Бүген газета 1980-90нчы еллардай зур чаралар оештыруда әлегечә катнаша алмый, әмма ТҖнең милли көрәш буенча ел саен «Татарстан яшләре» бүләгенә бәйгеләре уза. Бүтән кечкенә бәйгеләрдә җиңүчеләргә футболкалар, календарьлар тапшырыла.

2020-нче еллар 2020-нче елларда газета, бәйсез матбугат чарасы буларак, авыр чорлар кичерә. 2024 елдан редакциянең 2003 елдан туктамыйча эшләгән tatyash.ru сайтын тотарга акчасы булмый.Журналист Расим Хазиев: «Газету „Татарстан яшьлэре“ убивают на наших глазах»

2025 елның ноябрендә газета, тиздән ябылуы турында хәбәр итеп, «Саубуллашу сүзе» белән чыккан. Коллектив исеменнән чыккан язмада аңлатылганча, моның сәбәбе газетаны чыгаруга киткән чыгымнарның һаман артып торуында. Редакциядә нибары 7 хезмәткәр кала (1991 елда — 40лап, 2010 елда — 20ләп). Газета 3,6 мең тираж белән чыга, 2,5 мең язылучысы булаСаубуллашу сүзе. Равил Сабыр Вконтакте, 7.11.2025.

2025 елның 25 декабрендә чыккан соңгы (12730) санында газета коллективы беренче биттә урнаштырылган «Хушлашасы килмәсә дә...» баш мәкаләсе белән, укучылары белән хушлаша.

Сәхифәләр Сәхифәләр тематик яктан газета укучыларын иң кысындырган темаларына ия. Бүгенге көндә газета битләрендә даими кулланылганнары арасында:

«Җиде көн» «Юмор-сатира» «Хәтер-хатирә» «Яшәеш» «Көн кадагы» «Атнакич кунагы» «Сердәш» «Тормыш дулкыннары» «Бакчачы почмагы».

Шәхесләр

Баш мөхәррирләр «Татарстан яшләре» газетасын төрле елларда 40тан артык мөхәррир җитәкләгән. Кайсыларыдыр иҗат эше белән мавыгып вазифасын калдырып киткән, кайсыларыдыр репрессия корбаннары буларак вафат, икенчеләре татар халкына хезмәт башкаруын бүтән кырда дәвам иткән. +Мөхәррирләр исемлегеИсемнәрЕлларГобәйдулла Кушаев1920-1922Мөхәммәт Парсин1922-Вәли ШәфигуллинШакир РәмзиС. ФәхреевЛ. ГомәровШ. ФәхретдиновФ. МөбәрәкшинБарый Корбанов1928-1929Ибраһим Гази1929-Х. БәдриР. ХәмидиХ. ИсмайГ. ДәүләтшинЯ. НасыйровГали Хуҗи1949-1954Рәфәкъ ТимергалинИслам Беляев1958-1959Мансур Хәсәнов1959 (8 ай)Барлас Камалов1959-1962Шәех Зәбиров1963-1965Салих Гарипов1965-1973Җәүдәт Кәлимуллин1973-?Ислам Әхмәтҗанов1978-1982Харис Әшрәфҗанов1982-1985Хәлим Гайнуллин1985-1990Исмәгыйль Шәрәфиев1990-2017Атлас Гафиятов2017 — 2025

Танылган хезмәткәрләре

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание / Сост. и науч. ред. Р. А. Айнутдинов, З. З. Гилазев. — Казань: Изд-во Академии наук РТ, 2017. — 200 с.

Сылтамалар

Рәсми сайт

Шулай да карагыз

Татар газеталары исемлеге Татарстан матбугаты Татар матбугаты

Төркем:Әлифба буенча гәҗитләр Төркем:1920 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Казан гәҗитләре Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Татарстан яшьләре