Корея Халык Демократик Җөмһүрияте () КХДҖ, Төньяк Корея — көнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта Кытай белән, төньяк-көнчыгышта Россия белән чиктәш. Көньякта Корея Җөмһүрияте белән чикләшә һәм аннан хәрбиләшсездерелгән зона белән аерылып тора. Көнбатышта аны Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе сулары юа. Башкаласы – Пхеньян шәһәре.

КХДҖ 1948 елның 9 сентябрендә, 1948 елның 15 aвгуcтында Корея Җөмһүрияте игълан ителгәч, халык демократик җөмһүрияте буларак төзелә. Рәсми идеология булып чучхе идеялары тора, аны төзүчеләре – Ким Ир Сен һәм Ким Чен Ир — «игътибар фокусында кеше торучы фәлсәфи идеология» дип билгелиләр. Хакимият Бөек Җитәкче (рәсми титул) Ким Чен Ын җитәкчелегендәге Корея хезмәт фиркасы кулында. Административ бүленеш # Исем Корейча Үзәк Башкала (чикһалси, 직할시) 1 Пьоңъяң 평양직할시 Махсус шәһәр (тыкбъолси, 특별시) 2 Расон 라선특별시 Провинцияләр (дo, 도) 3 Көньяк Пьёңан 평안남도Пьоңсоң 4 Төньяк Пьёңан 평안북도Синыйҗу 5 Чагаң 자강도Каңъе 6 Көньяк Һваңһе 황해남도Һеҗу 7 Төньяк Һваңһе 황해북도Саривон 8 Каңвон 강원도 Вонсан 9 Көньяк Һамйоң 함경남도 Һамһың 10 Төньяк Һамйоң 함경북도 Чоңҗин 11 Яңгаң 량강도Һесан

Дәүләт корылышы КХДҖ — социалистик дәүләт. Гамәлдәге Конституция 1972 елның 27 декабpьдә кабул ителгән. Түбәндәге хакимият органнары эш итәләр: Югары халык мәҗлесе һәм аның Даими шурасы, Саклану ᴋәмититы, Министралар кабинеты, җирле халык мәҗлесләре һәм халык ᴋәмититлары. Президент вазифасы һәм Үзәк халык ᴋәмититы юкка чыгарылган. Аларның вәкаләтләре ЮХМ һәм аның Даими шурасына бүлеп бирелгән һәм өлешчә Министрлар кабинетына тапшырылган. Саклану ᴋәмититы рәисе — иң югары дәүләт вазифасы.

Икътисад Төп экспорт партнерлары (2014) — Кытай (86%), Һиндстан (2,2%), Пакьстан (1,3%), Африка илләре (2,8%), Көньяк Америка илләре (2,1%), Аypyпa илләре (2%), Төньяк Америка илләре (1,3%).http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/export/prk/show/all/2014/ Экспортлана торган товарлар — күмер брикитлары (экспортның 33%), кием-салым (пәлтәләр, кәчтүмнәр, аᴙк тyбыкалар, һ.б.н. — 26%), тимер рудасы (6,2%), моллүсклар (3,7%), чикләвекләр (3,4%), кургаш рудасы (1,7%), чуен (1,7%), изоләцияләнгән чыбыклар (1,3%), көмеш (1,2%).http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/export/prk/all/show/2014/

Төп импорт партнөрлары — Кытай (88%), Таиланд (2,7%), Россия (2,1%), Һиндстан (1,9%), Сингапур (1,2%).http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/prk/show/all/2014/ Импортлана торган таварлар — машиналар һәм җиһзалар (тапшыру җиһазлары, видеокүрәкләр (видеодисплейлар), санаклар, элетктр трансфрмaтьıpлар, суыткычлар, телефоннар, изоләцияләнгән чыбыклар, төзелеш машиналары, һ.б.н. — 19%), тикстил эшләнмәләре (синтетик, трикотаж, ворс тукымалары, ватин, һ.б.н. — 19%), металлар (аккургаш, тышланган тасмасыман тимер, кызган килеш прокатланган тимер, һ.б.н. — 8%), минераль мәхсулатлар (7,2%), транспорт чаралары (6,3%), яшелчәләр (5,4%), химик мәхсулатлар (5,2%), азык-төлек (5,2%), хайван һәм яшелчә мәхсулатлары (3,1%), ташлар һәм пыяла (2,1%), кәгазь (1,8%), аяк һәм баш киемнәре (1,7%).http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/prk/all/show/2014/

Транспорт Йөкләрнең 90% якыны һәм пасажирларның 80% тимер юллар аша ташыла. Тимер юллар озынлыгы — 5 200 км, автомобил юллар озынлыгы — 25 554 км. Диңгез сәүдә флоты тоннажы 709 мең тонна дедвейт. Диңгез портлары: Вонсан, Чоңҗин, Нампо, Расон һәм Һамһың. Бердәнбер халыкара аэропорт Пхеньянда урнашкан.

Дин Ил рәсми рәвештә атеистик милләт булып санала, әмма ил халкының якынча 16 % ы — Корея шаманизмын, 14 % ы — Хондоизмны, 4,5 % ы — Буддизмны һәм 1,5 % ы христиан динен куллана, дип хәбәр ителә North Korea Religion, Economy and Politics. Pew Research Center тикшеренү үзәге бәяләвенчә, Төньяк Кореядә 1990 елда 1000, 2010 елда 3000 мөселман булганTable: Muslim Population by Country. Төньяк Кореядә ислам Кореяда Һинд дине

Мәдәният

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Төньяк Корея Төркем:Корея Төркем:Социалистик дәүләтләр Төркем:Җөмһүриятләр