Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Ак барс» елы. Татарстанда һәм Россиядә укытучы елы.
Вакыйгалар left|165px|thumb|Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе 4 гыйнвар — Дубай манарасы ачылды. 4 февраль — Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка бертавыштан президент вәкаләтләрен бирде. 200px|thumb|right|«Татнет йолдызлары» конкурсының «Туган тел» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урына ала 130px|thumb|right|«Белем җәүһәрләре» конкурсының «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урына ала 13 февраль — Ванкуверда (Канада) XXI кышкы олимпия уеннары старт алды. 25 март — Рөстәм Миңнеханов ант китергәннән соң Татарстан президенты вазифаларын үтәүгә кереште. 29 март — Мәскәү метросында террористик акт нәтиҗәсендә 40-лап кеше үлә. 10 апрель — Смоленск янында булган авиаһаләкәт нәтиҗәсендә Польша президенты Лех Качиньский вафат була. 9 май — Бөек Ватан Сугышында ССРБ-ның җиңүенә 65 ел. 11 май — Дэвид Кэмерон Бөекбритания премьер-министры вазифасына керешә. 14 май — Озак реставрациядән соң Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы ачыла. 29 май — Норвегия башкаласы Ослода үткән Евровидение 2010 җыр бәйгесендә Алмания вәкиле Лена Майер-Ландрут җиңү яулый. 30 июнь — Россиянең Yandex эзләнү системасы кулланучыларына татарча интерфейсын тәкъдим иткәнYandex.ru для Республики Татарстан. 11 июль — КАҖ-да 2010 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Испания җиңү яулыйИспания — дөнья чемпионы . 27 июль — Кыргызстан конституциясе кабул ителә. 31 август — АКШ президенты Барак Обама рәсми төстә Гыйракта хәрби гамәлләрнең тәмамлануын игълан иттеОбама Гыйракта сугыш тәмамлануын игълан итте. 12 сентябрь — Төркиядә конституцион үзгәрешләр турында референдум уза. 28 сентябрь — Россия президенты Дмитрий Медведев «президент ышанычын югалту» сәбәпле Мәскәү мэры Юрий Лужковны вакытыннан алда вазифасыннан алдыЮрий Лужков Мәскәү җитәкчелегеннән алынды. 5 ноябрь — Кущевская станица вакыйгасы (Краснодар крае).Кущевский вакыйгалары кабатланмасмы? 25 ноябрь — Гданьск шәһәрендә Польша татарларына һәйкәл ачыла. 11 декабрь — Мәскәүнең Манеж мәйданында футбол җанатарлары битлеге астында рус милләтчеләре тәртипсезлекләр оештыраМедведев «гаепле һәр кешене табачагын» белдерде. 30 декабрь — Казан метросының «Кәҗә бистәсе» станциясе ачыла“Кәҗә бистәсе” беренче пассажираларын кабул итте. Төньяк ярымшарында аномаль эсселек.
Вафатлар
right|100px|thumb|Миркасыйм Госманов right|100px|thumb|Айрат Арсланов 5 февраль — Галимҗан Хөсәенов, футболчы, ССРБ чемпионы (1937—2010). 16 февраль — Флүс Латыйфи, татар язучысы. 17 февраль — Харис Якупов, татар рәссамы. 13 март — Мансур Хәсәнов, әдәбият галиме, Татар энциклопедиясе институты директоры. 22 март — Валентина Толкунова, рус җырчысы. 10 апрель — Лех Качиньский (60), Польша президенты. 14 апрель — Пётр Прихожан, шагыйрь. 23 апрель — Айрат Арсланов, татар артисты, нәфис сүз остасы. 3 май — Питер О’Доннелл, инглиз язучысы, сценарист. 18 май — Илдар Мәннанов, татар каһарманы, милли хәрәкәт әгъзасы. 28 май — Фатыйма Вәлифф, Австралия татарлары милли-мәдәни хәрәкәте әгъзасы. 29 май — Әнвәр Тайсин, географ, педагог, фән докторы, дәреслекләр авторы. 1 июнь — Андрей Вознесенский, рус шагыйре, рәссам, архитектор. 12 июнь — Фуат Мансуров, татар дирижеры. 26 июль — Ләбибә Ихсанова, татар язучысы. 28 август — Рәшит Насретдин (90), фин татары, фотограф. 29 август — Фуат Вәлиев, тарихчы. 2 октябрь — Галия Измайлова, балет биючесе, ССРБ халык артисты (1962). 2 октябрь — Альберт Яхин, язучы, әдәбият галиме, популяр дәреслекләр авторы. 9 октябрь — Фәридә Кудашева, татар җырчысы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты. 11 октябрь — Миркасыйм Госманов, татар галиме, язучы, тарихчы. 10 ноябрь — Шаген Донгарян, «Татнефтестрой» башлыгы. 28 декабрь — Рафаил Фатыйхов, татар артисты.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары right|100px|thumb|Ркаил Зәйдулла Ркаил Зәйдулла, шагыйрь. Фоат Садриев, язучы. Владимир Федотов, баянчы. Асия Миңнуллина, сынчы. Илдар Ханов, сынчы.
Нобель премиясе лауреатлары Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Эдвардс, британ галиме2010 медицина Нобеле – ясалма аталандыру өчен. Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Андре Гейм һәм Константин НовоселовНобель физика бүләген чыгышлары белән Россиядән ике галим алды . Химия өлкәсендә Нобель премиясе — АКШ галиме Ричард Һек, Япониядән Э-ти Нэгиси һәм Акира СудзукиНобель химия бүләген АКШ һәм Япония галимнәре алды. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Марио Льоса, испан язучысыӘдәбият өлкәсендә Нобель бүләген быел Марио Варгас Льоса алды. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Питер Даймонд, Дэйл Мортенсен һәм Кристофер ПиссаридесНобель икътисад бүләге ике американ һәм бер британ галименә бирелә . Тынычлык өчен Нобель премиясе — Лю Сяобо2010 Нобель тынычлык бүләге Кытай диссидентына бирелде.
Искәрмәләр
Сылтамалар
2010: Татар башы ни күрми? Азатлык радиосы — 2010 ел мизгелләре фотосурәтләрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Яңа ел белән котлады Фәрит Мөхәммәтшин: «2010 ел бик катлаулы булды» Сау бул, авыр ел, исәнме, тагын да авыррагы!..
* Төркем:Еллар