Вольск () — Россия шәһәре, Сарытау өлкәсе Вольск районының административ үзәге.
Халык саны — 66 520 кеше.
География Вольск Идел елгасының сул ярында, Сарытаудан 141 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Идел буе тимер юлының станциясе.
Шәһәр янында Р228 (Сызран — Сарытау — Волгоград) автоюлы һәм Аткар — Сенная — Балакау — Пугачёв тимер юлы бара.
Тарих 1690 елда Иделгә Малыковка елгасы кушылу урынында Малыковка бистәсе буларак нигезләнә.
1780 елда Сарытау Волгск шәһәренә үзгәртеп корыла (соңрак исеме Вольскка үзгәрелә). 1797 елдан — Сарытау губернасы составында.
1856 елда Вольскида 6 чиркәү, 2394 йорт һәм 137 лавка (кибет) булган.
1928 елдан — Түбән Идел крае, 1934 елдан — Сарытау крае, 1936 елдан — Сарытау өлкәсе составында.
1928 елдан Вольск районы үзәге булып тора.
Халык 1856http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/voljsk/index.html 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1334 1913http://www.mojgorod.ru/r_mordovija/temnikov/index.html 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~23 500 27 058 ~34 900 ~25 300 ~42 500 ~56 100 63 422 69 191 65 749 65 683 71 124 66 520 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 92,0%93,2% татарлар 1,3%1,3% әрмәннәр 1,1%1,2% украиннар 1,7%1,2%
Танылган шәхесләр Леонид Смагин (1932), КПССның Татарстан ӨК 2нче сәркатибе, ССРБ министры урынбасары.
Икътисад Вольск — цемент сәнәгатенең эре үзәге.
«Металлист» заводы, механика заводы, азбис-цемент әйберләр заводы, күн заводы, дуплау экстракты заводы, такта яру заводы, кирпеч һәм заводы.
Азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре: ит комбинаты, сөт заводы, сыра кайнату заводы.
Мебељ фабрикасы, тегү фабрикасы.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Вольск «Минем шәһәр» энциклопедиясендә
Төркем:Сарытау өлкәсе шәһәрләре