Исла́м Кəри́мов, Исла́м Габделгани́ улы Кəри́мов (; 1938 елның 30 гыйнвары, Сәмәрканд — 2016 елның 2 сентябре, Ташкәнт 27 ел хакимлек иткән Ислам Кәримов бушлык калдырып китте Телевидение Узбекистана объявило о смерти президента Ислама Каримова) — Үзбәкстанның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Үзбәкстанның беренче (1991—2016) президенты.
Белеме 1955 елда 21нче Сәмәрканд урта мәктәбенең рус телле сыйныфын тәмамлаган. 1960 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Урта Азия политехника институтын (хәзерге Ташкент дәүләт техник университеты) тәмамлаган. Аның 1967 елда Ташкент халык хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлавы турында дипломы бар. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, ул укымыйча диплом алган. Моны тикшереп булмый, чөнки әлеге югары уку йортының ул еллар архивы серле рәвештә башланган янгында юкка чыккан. Жаҳонгир Маматов׃ “ИАК”. Jahonnoma, 2.05.2008 Магистр дәрәҗәсе белән Ташкент дәүләт икътисад университетын тәмамлаган. Ислам Абдуганиевич Каримов. sustainability.tsue.uz, 2022 Президентлык чорында икътисад фәннәре докторы һәм Үзбәкстан Фәннәр академиясенең һәм Россиянең кайбер академияләренең академигы булган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Үзбәкстан президентлары Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары