Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова — татар шагыйрәсе. Биография Фәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Ана ягыннан әбисе Әминә Шаһиарслан мулланың кызы була. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул "Әллүки" әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.

Университетны тәмамлагач, яшь журналист "Яшь Ленинчы" (хәзерге "Сабантуй газетасы") газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта,«Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә җиң сызганып эшли башлый.

2016 елга кадәр «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе.

Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы.

Вафаты 2021 елның 7 ноябренә каршы төндә Казанда, Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан вафат булган. Самосырово мөселман зиратында җирләнә Казанда шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова вафат. Азатлык радиосы, 7.11.2021 Татар җәмәгатьчелеге Фәйрүзә Мөслимованы соңгы юлга озатты. ТР язучылар берлеге, 7.11.2021

Басма китаплары Бер тауда ун чишмә (коллектив җыентык), Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел. Ярату яралары, Татарстан китап нәшрияты, 2001 ел. Апрель кары, Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел. Алтын йозак, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел.

Гаиләсе Ире Камил Сәгъдәтшин (29.02.1952), «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Улы Илдар Сәгъдәтшин (3.02.1978), 2015―2025 Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшрияты генераль директоры вазифасыннан китте. Татар-информ, 13.08.2025 елларда ТКН генераль директоры; килене Гүзәл, оныклары Илсинә, Сәлим. ​​​​​​​«Хатын-кыз чибәр була!». «Сөембикә», 2021 ел, август, 52-53нче бит.

Кызы Гапсәләмова Диләрә Камил кызы, оныклары Азалия, Сәед, Зариф.

Искәрмәләр

Чыганаклар Сабантуй газетасы, №10 (5812) 5 март, 2011 ел.

Сылтамалар

Шулай да карагыз

Шаһиарслан Агумов Рина Зарипова

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Казанның мөселман зиратында җирләнгән шәхесләр Төркем:Абдулла Алиш премиясе лауреатлары