Васильсурск (, искергән Василь, — «Шурдүң», ) — Түбән Новгород өлкәсенең Воротынец районында урнашкан шәһәр тибындагы бистә.
Халык саны — 1 069 кеше (2010).
География 200px|thumb|left 200px|thumb|left Васильсурск Иделнең уң ягында, аңа Сыры елгасы кушылган җирдә, Түбән Новгороддан 152 километр көнчыгыштарак урнашкан.
Тарих Васильсурск 1523 елда Василий III тарафыннан Цепель дип аталган мари шәһәрлеге урынында ныгытма буларак нигезләнә.
Зөя шәһәре нигезләнүдән һәм Казан ханлыгы басып алудан соң үз мөһимлеген югалта.
1781 елдан Түбән Новгород (1796 елдан — Түбән Новгород губернасы) Васильсурск өязе үзәге булып торган.
1860 елда Васильсурскта 1 чиркәү, 450 йорт һәм 19 лавка (кибет) булган.http://enc.cap.ru/?t=world&lnk=375
1927 елда Васильсурск өязе бетерелә, ә Васильсурск Воротынец районы составына шәһәр тибындагы бистә буларак кертелә.
Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1859 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=886 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 2 0602 564 3 889 5 894 3 614 2 771 1 871 1 329 1 069
Милли состав (2002): руслар — 86,1% чирмешләр — 7,8%, чуашлар — 4,7%.
Икътисад Балык хуҗалыгы, елга пристане.
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Воротынец районы Төркем:Түбән Новгород өлкәсе шәһәр тибындагы бистәләре