Аида Эмил кызы Гарифуллина (1987 елның 30 сентябрендә Казанда туган) — татар опера һәм эстрада җырчысы. Татарстанның (2013) һәм Россия Федерациясенең (2020) атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле Аида Гарифуллина 2012 елның җәендә Европаның иң зур сәхнәсендә "Arena di Verona" (Италия)Чыгыш видеосы., декабрьдә Мариинский Театрында "Женитьба Фигаро" (Фигаро Өйләнүе) спектаклендә кәләш ролендә уйнап беренче тапкыр чыгышы ясый, Лондон Җәйге Олимпия уеннарында Россия Йорты ачылу тантанасында, Евровидение сайланышы ярышында, телевизион җыр шоуларында «Голубой Огонек», «Песня Года», «Песенка года», «Новая Волна» катнаша.
Аида Гарифуллина бөтендөнья танылган опера җырчылары Алессандро Сафина, Майкл Болтон, Андреа Бочелли, Илдар Абдразаков белән чыгыш ясый, шулай ук Россия эстрадасы җырчылары Дима Билан, Филипп Киркоров, Тимати белән җырлый.
Дөнья Опера дәвере ачылу тантанасында, Италиядә "Arena di Verona" сәхнәсендә 20 мең тамашачы алдында Аида Гарифуллина Шарль Гуноның «Ромео һәм Джульетта» Джульеттаның вальсын «Je veux vivre» башкара. Бу чыгышыннан соң Валерий Гергиев Аиданы Мариинский Театрына чакыра.
Аида Гарифуллина — Җәйге Казан Универсиаданың-2013 илчесе булып тора. Хәзер Казанда яши. Аида Гарифуллина үз репертуарында татарча, урысча, инглизчә, французча, итальянча җырлый.
Алман телендә сөйләшә алаOpernball Wien - ARD Interview mit der Sängerin Aida Garifullina - Das Erste.
Аида Универсиада ачылу тантанасында "Сөем бикә" җыры белән чыгыш ясый.
2013 елның августында Пласидо Доминго җитәкчесендәге "Operalia" Халыкара Опера бәйгесендә Аида беренче урын ала «Пласидо Доминго держал в руках статуэтку и смотрел на меня…».
2015 елда Европа төп Вена балында катнашаhttp://www.youtube.com/watch?v=nZsmP0Bz3LI.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2013 — Татарстанның атказанган артисты 2020 — РФ атказанган артисты — «ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш кертүе, күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен» Опера җырчысы Аида Гарифуллинага Россиянең атказанган артисты исеме бирелде. Азатлык радиосы, 12.03.2020
Шәхси тормышы Әтисе ― Эмиль Дамир улы Гарифуллин, эшмәкәр, Казан химия-технология институтын тәмамлаган, ландшафт дизайны өлкәсендә эшли. Әнисе ― Ләйлә Илдар кызы Гарифуллина (1964), профессиональ музыкант, белеме буенча хор дирижеры, 2011 елдан Казанның Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013). Энесе ― Рэм, эшмәкәр булырга әзерләнә. Кызы ― Оливия (2020) Аида Гарифуллина: Новая опера России. «Твоя история», 29.11.2014 Биография Аиды Гарифуллиной. «Женский портал».
2025 елның апрелендә актер Алексей Воробьев (1988 елгы, Туладан) белән рәсми рәвештә ир белән хатын булганнар: Мәскәүнең Грибоедов ЗАГСында язылышканнарЖена Алексея Воробьева: кто она, и когда была свадьба. ТВ Mail, 15.05.2025. Искәрмәләр
Сылтамалар Operalia-2013 Опера бәйгесендә Аиданың чыгышы, 55 минуттан карарга Аида Гарифуллина рәсми сәхифәсе Аида Гарифуллина VK рәсми сәхифәсе It's time to say goodby Аида Гарифуллина Arena di Verona фестивалендә - Je veux vivre Валерий Гергиев нашел Сюзанну и Джильду в Казани Телеканал "Эфир" Аида турында
Шулай ук карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Сопранолар Төркем:Вена музыка һәм башкару осталыгы университетын тәмамлаучылар