Садия Гариф кызы Биглова (; 15.08.1923, Рязань өлкәсе Сасово районы Зур Студенец авылы — 10.10.1992, Казан) — хокук белгече. 1963–1985 тә Татарстан АССР Югары Советының депутаты, 1969–1985 тә Татарстан АССР Югары судының рәисе.

Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Казан филиалын тәмамлый (1954). 1950–1951 елларда Казанда ВКП(б)ның Бауман райкомы инструкторы. 1951–1954 тә ТАССРның юстиция министры урынбасары. 1954–1957 дә КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре. 1957–1958 дә КПССның Татарстан өлкә комитетында инструктор. 1958–1960 та хакимият һәм сәүдә-финанс органнары бүлеге мөдире урынбасары. 1960–1965 тә Казанда КПССның Бауман райкомы 1 нче секретаре. 1965–1969 да хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1969–1985 тә Татарстан АССР Югары судының рәисе.

Татарстан АССРның атказанган хокук белгече (1985).

Чыганаклар Татар энциклопедик сүзлеге .

Төркем:Хокук белгечләре