Йонкоя́р (сарык канэчкече (Melophagus ovinus)) - канэчкечләр гаиләлегеннән канатсыз чебен. Көнбатыш Европадан Кытайга кадәр таралган, Америка һәм Австралиягә китерелгән. Русиянең Көньяк Европа өлешендә, Себердә (Ерак Көнчыгышка кадәр) күренә; Татарстан территориясендә сирәк очрый.

Гәүдәсенең озынлыгы 5-7 мм, яссы, тышкы билгесе буенча үрмәкүчне хәтерләтә, төкчәләр белән капланган; борыны озын, нечкә, күзләре кечкенә; күкрәгенең арты шактый тар; бызылдавыклары юк; арткы очы батынкы, корсагы киңәйгән; төсе көрән, аскы ягы аксыл. Сарыкларда, сирәк кенә кәҗәләрдә паразитлык итә. Чебен салган личинка озынча, ак, озынлыгы 4 мм га якын; хайванның йонына беркетелә, шунда курчаклана. Елга 6-10 буын бирә.

Сарыкларның канын суыра торган олы чебеннәре зыян китерә; сарыклар алар тешләп кычыттырган урыннарын еш кашыганлыктан, йоннары бозыла. Аеруча яшь бәрәннәр зыян күрә, үләргә дә мөмкиннәр. Йонкояр кан паразитын (Tripanosoma melophagyum) күчерергә мөмкин.

Чыганаклар

ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Төркем:Чебеннәр Төркем:Паразитлар Төркем:Әлифба буенча хайваннар