Электрогидродинамика (ЭГД) — гидродинамика һәм электрофизика кисекшән урында барлыкка килгән физик дисциплина. Ул электр кыры тәэсирендә корылган сыеклыкның хәрәкәт процессларын өйрәнә. Бу фән юнәлешенә Георгий Андреевич Остроумов нигез сала..

Кысылмаучы сыеклык өчен тигезләмәләр системасы  — Пуассон тигезләмәсе  — Навье — Стокс тигезләмәсе

Электрогидродинамика күренешләре Электрогидродинамик күренешләр озактан билгеле булалар. XVIII уртасында зур көчәнеш белән эшләү мөмкинлеге туа ( кара Лейден банкасы, Электрофор машина). ЭГД белән бәйле беренче мистик тәҗрибә моннан гыйбарәт: янучы шәм алдына корона ясаучы оч куела иде, һәм нәтиҗәдә шәм сүнә. Икенче тәҗрибә - "франклин көпчәге". Очларында энә булган сватика яформасындагы электродка зур көчәнеш бирсәң, әлеге электрод хәрәкәткә килә. Фарадей электрогидродинамик күренешләр турында:

Әгәр дә яхшы чистартылган май пинтын пыяла савытка салсаң, һәм анда, электрофор машинага тоташтырылган ике үткәргеч төшерсәң, бөтен сыеклык гадәти булмаган бик кызу хәрәкәткә килә.

Электрогидродинамик күренешләрне куллану Электрогидродинамик күренешләрне җылылык алмашын иттенсификацияләштерү өчен кулланалар ( мәсәлән, табигый конвенция кыенлашканда - космоста). Шулай ук ЭГДны, нечкә полимер җөпләр җитештерү өчен, сыеклыкларны диперс сипетрү өчен( өслекләрне буяганда), электрофильтрларда һәм ионизаторларда кулланалар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз Магнитогидродинамика

Төркем:Тоташ тирәлекләр электродинамикасы