Өчпочмакларны иртә өйрәнүе эзләре безнең эрага кадәр 2-нче меңьеллыкта Мисыр математикасында (Рһинд Математика Папирусы) һәм Вавилон математикасында. Тригонометрия Куш Патшалыгында математикасында шулай ук превалент булган. Тригонометрик функцияләрнең систематик өйрәнүе Элленистик математикада башланган һәм Һиндстанга Элленистик астрономия өлеше буларак җиткән. Һиндстан астрономиясендә тригонометрик функцияләрне өйрәнү Гупта чорында чәчәк иткән, аеруча Арьябһатага рәхмәтле (безнең эраның алтынчы гасыры), ул синусоида функциясен ачкан. Урта Гасырларда тригонометрияне өйрәнү Ислам математикасында Әл-Харәзми һәм Әбу әл-Вафа кебек математиклар тарафыннан дәвам иткән. Ул бөтен алты тригонометрия функциясе дә билгеле булган Ислам дөньясында бәйсез дисциплина булып киткән. Гарәп һәм Грек текстларының тәрҗемәсе тригонометриянең Латин Көнбатышында фән буларак кабул ителүенә китергән һәм Ренессанс Regiomontanus белән башланган. Хәзерге тригонометриянең үсеше Мәгърифәтчелек Чорында үзгәргән һәм 17-енче гасыр математиклары (Исаак Ньютон һәм Джеймс Стирлинг) белән башланган һәм хәзерге формасына Леонард Эйлер белән 1748 елда җиткән. Этимологиясе Тригонометрия төшенчәсе Борынгы Юнан теле τρίγωνον trigōnon, "өчпочмак" һәм μέτρον metron, "үлчәү"дән алынган. Хәзерге заман "sine" сүзе Латин теле sinus сүзеннән алынган, аның мәгънәсе "култык", "куыш" яки "бөрмә" һәм ул турыдан-туры түгел рәвештә Һинд, Фарсы һәм Гарәп тапшырылуы аша Грек төшенчәсе khordḗдан алынган "җәя кылы, хорда". Санскрит телендә синус өчен Һинд дине төшенчәсе җья "җәя кылы", Һиндулар башта өч тригонометрик функцияне керткәннәр һәм кулланганнар җья, коти җья һәм уткрама-җья. Һиндулар бу функцияләрне почмакның түгел, ә дуга яки әйләнә функцияләре буларак билгеләгәннәр, шуннан аларның җәя кылы белән ассоциациясе һәм шуннан дуга өчен "хорда дугасы" “җәя” (dhanu, cāpa) дип атала. Аның синонимнары jivā, siñjini, maurvi, guna, һ.б. Синус функциясе соңрак җива юрамасында кабул ителгән булган. Санскрит jīvā сүзе Гарәп теленә jiba буларак кабул ителгән булган, ул jb جب дип языла. Бу шуннан соң элек тә булган Гарәп сүзе jayb буларак интерпретацияләнгән, аның мәгънәсе "куыш, култык", я Гарәпләр үзләре, я Честер Роберты кебек тәрҗемәчеләр хатасы булу сәбәпле, ул jayb сүзен Латинчага синус дип тәрҗемә иткән. Аеруча Фибоначчиның sinus rectus arcus төшенчәсе синус төшенчәсен нигезләүдә әһәмиятлеген исбатлаган.O'Connor (1996). "Минута" һәм "секунда" сүзләре Латин фразалары partes minutae primae һәм partes minutae secundaeдан килеп чыккан. Болар якынча "беренче кечкенә өлешләр" һәм "икенче кечкенә өлешләр" буларак тәрҗемә ителә.
Үсеш Борынгы Якын Көнчыгыш Борынгы Мисыр математиклары һәм Вавилон математиклары күп гасырлар буена охшаш өчпочмаклар яклары нисбәтләре теоремаларын белгәннәр. Шулай да пре-Элленик җәмгыятьләр почмак үлчәүләрнең концепцияләре җитмәгән булса, алар шуның урынына почмакларның якларын өйрәнүгә чикләнгән булган. Вавилон астрономнары йолдызларның калкуы һәм батуы буенча планеталарның хәрәкәте, Кояш һәм ай тотылулары буенча тәфсилле язмаларны тотканнар, аларның барысы да күк сферасында үлчәнгән почмак араларын белүне таләп иткән. Плимптон 322 тактада чөйязмага (як. Безнең эрага кадәр 1900 ел) нигезләнеп, кайберәүләр хәттә борынгы Вавилонлыларның секанслар таблицасы булганын фараз иткәннәр.Joseph (2000b, pp.383–84). Шулай да ул Пифагор өчлекләре, квадрат тигезләмәләр чишелеше яки тригонометрик таблица икәне турында күп бәхәс алып барыла. Мисырлылар икенче яктан безнең эрага кадәр 2-нче меңьеллыкта пирамидалар төзү өчен тригонометриянең примитив формасын кулланганнар. Мисыр язучысы Аһмес (як. б.э.к 1680–1620 еллар) тарафыннан язылган Ринд Математика Папирусында тригонометриягә караган түбәндәге мәсьәлә бар: Әгәр пирамиданың биеклеге 250 кубит (үлчәү берәмлеге) булса һәм ягы озынлыгы 360 кубит булса, аның секеды (ян авышлыгы) күпме? Аһмесның мәсьәләнең чишелеше ул пирамиданың нигезенең янының яртысының биеклегенә нисбәте. Башка сүзләр белән секед өчен табылган микъдар ул почмакның пирамидага һәм аның нигезенә котангенсы һәм аның яны.
Классик антик чор
Борынгы Грек һәм Элленистик математиклар хорданы кулланганнар. Әйләнәдә дуга һәм әйләнә булып, хорда ул арканы тартучы сызык. Хорданың перпендикуляр биссектрисасы әйләнәнең үзәге аша уза һәм почмакны ике тигез почмакка бүлә. Икегә бүленгән хорданың бер яртысы ул икегә бүленгән почмакның бер яртысының синусы, ул,
Һәм шулай итеп синусоида шулай ук ярым-хорда буларак мәгълүм. Бу нисбәт буенча хәзерге заманда билгеле тригонометрик идентиклыклар һәм теоремалар шулай ук Элленистик цивилизация математикларга билгеле булган, әмма эквивалент хорда формасында. Гәрчә сүзнең төгәл мәгънәсендә Евклид һәм Архимед эшләрендә тригонометрия булмаса да, махсус тригонометрик законнарга яки формулаларга эквивалент булган геометрик ысулда (ә тригонометрик ысулда түгел) тәкъдим ителгән теоремалар бар. Мисал өчен, Элементларның икенче китабының уникенче һәм унөченче тәкъдимнәре тәңгәл килгән рәвештә җәенке һәм үткен почмаклар өчен косинуслар законнары булып тора. Хордалар озынлыклары буенча теоремалар синусларның законнары кулланышлары булып тора. Һәм Архимедның ватык хордалар теоремасы почмакларның суммалары суммасына эквивалент. Хордалар таблицасы җитмәвен компенсацияләү өчен Самос Аристархы вакыты математиклары кайвакытта хәзерге заман билгеләмәләре белән 0° < β < α < 90° булган теләсә нинди очракта sin α/sin β < α/β < tan α/tan β расламасын кулланганнар, ул хәзер Аристарх тигезсезлеге буларак мәгълүм. Беренче тригонометрик таблица мөгаен Никея Гиппархы (безнең эрага кадәр 180 – 125 ел) төзелгән булган, соңыннан ул "тригонометрия әтисе" буларак мәгълүм булды. Гиппарх төркем почмаклар өчен тәңгәл килгән дуга һәм хорда дәрәҗәләренең таблицасын беренче булып төзегән. Гәрчә 360° әйләнәнең систематик кулланышы математикага килүе кайчан килүе мәгълүм булмаса да, әйләнәнең систематик кулланышы Самос Аристархы Кояш һәм Ай үлчәмнәре һәм аралары турында (безнең эрага кадәр як. 260 ел) инша иткәннән соң бераз соңрак кергәне мәгълүм, чөнки ул почмакны квадрант өлешләрендә үлчәгән. 360° әйләнәнең систематик кулланышы Гиппархка һәм аның хордалар таблицасына рәхмәтле дип фараз итәргә мөмкин. Гиппарх бу бүлүнең фикерен Гиписклдан алган булырга мөмкин, ул соңрак көнне 360 өлешкә бүлгән, бу көн бүленешен Вавилон астрономиясендә тәкъдим ителгән булган. Борынгы астрономиядә зодиак унике "билге"гә яки утыз алты "декан"га бүленгән булган. Фасыллар циклының якынча 360 көн циклы зодиакның билгеләренә һәм деканнарына бәйле булырга мөмкин булган һәр билге утыз өлешкә һәм һәр декан ун өлешкә бүленгән. Вавилон алтмышлап санау хисап системасына күрә һәр градус алтмыш минутка бүленгән һәм һәр минута алтмыш секундага бүленгән.
Александрия Менелае (б.э. якынча 100 елы) үзенең Sphaericaсын өч китабында язган. I Китабында ул яссы өчпочмаклар өчен Евклид нигезенә аналогик нигез нигезләгән. Ул Евклид аналогы булмаган теореманы нигезли, ике сферик өчпочмак әгәр дә почмаклары тигез булса охшаш булып тора, әмма ул охшаш һәм симметрик сферик өчпочмаклар арасында аерма ясамаган. Башка теорема булып сферик өчпочмакның почмаклары суммасы 180°-тан артык булып тора. Sphaerica-ның II китабы сферик геометрияне астрономиядә куллана. Һәм III китапта "Менелай теоремасы" бар. Дәвам итеп ул мәшһүр "алты микъдар кагыйдәсе"н бирә.Needham, Volume 3, 108. Соңрак, Клавдий Птолемей (як. б.э. 90 – 168 елы) Гиппархның Әйләнәдә хордаларын Альмагестында яки Математик Синтаксисында киңәйткән. Альмагест беренче чиратта астрономия буенча эш булып тора һәм астрономия тригонометриягә таяна. Птолемейның хордалар таблицасы 120 диаметрлы әйләнәләр хордалар озынлыкларын әйләнәнең тәңгәл килгән аркасында почмаклар саны n функциясе итеп бирә, биредә n 1/2 180-гә кадәр диапазонда һәм инкремент (кушу баскычы) 1/2. Птолемейның хордалар исәпләвендә үзәк теорема хәзер Птолемей теоремасы буларак мәгълүм теорема булган, бар түбәләре бер әйләнәдә яткан дүртпочмакның каршы яклары диагональләр суммасына тигез. Птолемей теоремасының махсус очрагы Евклидның Бирелгән мәгълүматында 93 фараз буларак очрый. Птолемейның теоремасы синус һәм косинус өчен хәзер Птолемейның формулалары буларак мәгълүм дүрт сумма һәм аерма формулаларына китерә, гәрчә Птолемей синус һәм косинус урынына хордаларны кулланган. Птолемей дәвам итеп ярым почмак формула эквивалентын чыгарган sin²(x/2) = (1 - cosx)/2 Птолемей бу нәтиҗәләрне тригонометрик таблицаларны барлыкка китерү өчен кулланган, әмма бу таблицаларның Гиппархның эшеннән алынганмы, әллә юкмы икәне мәгълүм түгел. Гиппарх таблицалары да, Птолемей таблицалары да хәзерге көнгә кадәр сакланып калмаган, гәрчә башка борынгы авторлар тасвирламалары аларның кайчандыр булганы турында әз икеләнү калдыра.Boyer, pp. 158–168. Пифагор тригонометрик функцияләр төшенчәләре буласыларның күп хасиятләрен ачкан. Пифагор теоремасы p2 + b2 = h2 фундаменталь тригонометрик тәңгәллеге sin2(x) + cos2(x) = 1 чагылышы. 1 озынлыгы теләсә нинди турыпочмаклы өчпочмакның гипотенузасы һәм гипотенузаларының озынлыклары sin(x) һәм cos(x), шул ук вакытта x ике туры почмак булмаган почмакларның берсе булып тора. Шуны исәптә тотып тригонометрия шунда нигезләнгән тәңгәллек Пифагор теоремасы булып чыга.
Һиндстан математикасы Тригонометриянең кайбер иртә һәм бик әһәмиятле үсеше Һиндстанда булган. Сиддһанталар буларак мәгълүм 4-енче – 5-енче гасырдан әһәмиятле эшләр (шулардан бишесе булган, шуларның иң әһәмиятлесе Сурья СиддһантаBoyer (1991), p. 208.) синусны беренче мәртәбә хәзерге аңлавында ярым почмак һәм ярым хорда нисбәтендә билгеләмәсен биргән, шулай ук косинус, синус-верзус, һәм арксинус билгеләмәсе бирелгән булган.Boyer (1991), p. 209. Шуннан соң бераз гына вакыт узгач башка Һиндстан математигы һәм астрономы, Арьябһата (безнең эрага кадәр 476 - 550 ел), Сиддһанталарның үсешен Арьябһатия дигән әһәмиятле эштә җыйган һәм киңәйткән. Сиддһанталарда һәм Арьябһатийяда 3.75° интервал белән 0°-тан 90°-ка кадәр, төгәллеге вакланмалы өлешенең 4-енче тәртибенә кадәр синус һәм синус-верзус дәрәҗәләре китерелгән. Алар синус өчен җья сүзен, косинус өчен коҗья сүзен, синус-версус өчен уткрама-җья сүзен һәм арксинус өчен открам җья сүзен кулланганнар. Җья һәм коҗья сүзләре ахыр чиктә элегрәк тасвирланган дөрес тәрҗемә итмәүдән соң синус һәм косинус булып киткәннәр. 7-енче гасырда Бһашкара I таблица кулланмыйча очлы почмакның синусын табу өчен Бһашкара I-нең синус аппроксимация форрмуласын китергән. Ул шулай ук sin(x) өчен түбәндәге аппроксимация формуласын китергән, аның чагыштырмача хатасы 1.9%-тан кимрәк:
Соңрак 7-енче гасырда, Брахмагупта формуланы янә үстергән
(шулай ук өстә китерелгәнчә чыгарыла) һәм синус дәрәҗәләрен исәпләү өчен Брахмагупта интерполяция формуласын китергән.Joseph (2000a, pp.285–86). Тригонометрия буенча башка соңрак Һинд авторы 12-нче гасыр Бһашкара II булган. Бһашкара II сферик тригонометрияне үстергән һәм күп тригонометрик нәтиҗәләрне ачкан. Бһашкара II өчен беренче булып ачкан һәм :
Кебек тригонометрик нәтиҗәләрне беренче булып ачкан. Сангамаграма Мадһавасы (як. 1400) тригонометрия функцияләр һәм аларның чиксез рәтләре өчен һәм математик анализта беренче адымнар ясаган. Ул дәрәҗә рәтләре һәм Тейлор рәтләре өчен кагыйдәләр эшләп чыгарган һәм синус, косинус, тангенс һәм арктангенс өчен дәрәҗә рәтләрен эшләгән. Синус һәм косинус өчен Тейлор рәтләре аппроксимацияләрен куллынып ул вакланмалы өлеше 12 разрядка кадәр төгәллек белән синус таблицасын һәм вакланмалы өлеше тугыз разрядка кадәр төгәллек белән косинус таблицасын төзегән. Ул шулай ук π һәм почмакның, радиусның, диаметрның һәм түгәрәкнең әйләнә озынлыгының дәрәҗә рәтләрен биргән. Аның эшләре XVI гасырга кадәр Керала астрономия һәм математика мәктәбеннән тарафдарлары тарафыннан үстерелгән булган.O'Connor and Robertson (2000).Pearce (2002).