Идият Мокыйм улы Әширов — татар шагыйре. Тәрҗемәи хәле Ул 1947 елның 9 декабрендә Пермь өлкәсенең Барда районы Сөҗән авылында сигез балалы зур гаиләдә туа. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне күрше Солтанай һәм Сараш мәктәпләрендә ала. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Хезмәт юлы Университетны тәмамлагач, туган якларына кайтып, Төнгүк авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы, Яңавыл мәктәбендә мөдир булып эшли.
Өч елдан аны Яңавыл авыл шурасы рәисе итеп сайлап куялар.
1987 елның җәеннән башлап Барда районында җаваплы хезмәткәр-җитәкче вазифаларын башкара. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 елда «Көзләр балкышы» шигырьләр җыентыгы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе бирелә 20 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы булачак. ТР Язучылар берлеге сайты. Искәрмәләр
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар