Бу режиссер турында мәкалә, Татарстан сәясәтчесе турында биредән укыгыз
Азат Җиһаншин, Азат Надир улы Җиһаншин (, 1971 елның 11 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Баймак) — театр һәм кино актеры, автор-башкаручы, режиссер, 2020 елның 1 сентябреннән «Нур» татар дәүләт театрының баш режиссеры. Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (1996 Уфадагы «Нур» татар театры баш режиссеры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде. Азатлык радиосы, 1.09.2020. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2002), Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе (2026).
Тәрҗемәи хәле 1971 елның 11 маенда Башкортстан АССР Баймак шәһәрендә туган. Баймакның 2нче санлы мәктәбен, Уфа дәүләт сәнгать институтын (1994) тәмамлаган. Хезмәт юлын Стәрлетамак театр берләшмәсендә башлый: 1994 елның июленнән декабренә кадәр әлеге берләшмәдә актер була. «Акйолдыз» () төркеме оештырып, үзе вокалист булып катнаша, яшьләр арасында популяр булып киткән җырлар яза.
Хезмәт юлы 1995—1998 елларда Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында актер булып хезмәт итә. Мостай Кәримнең «Салават» драмасы буенча куелган спектакльдә Илеш образын башкарган өчен 1996 елда Шәехзадә Бабич премиясенә лаек була.
1998 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында хезмәт итә. Гафури театрында хезмәт иткәндә (2002) БР атказанган артисты исеменә лаек була.
2008 елдан Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында: куючы режиссер, 2009 елдан баш режиссер, 2012 елдан сәнгать җитәкчесе вазифаларында.
БР мәдәният министрлыгы юлламасы белән Е. Вахтангов исемендәге дәүләт театры каршындагы Б. Щукин исемендәге театр институтының режиссерлык бүлегендә укый.
2014 елның июленнән декабренә хәтле — Салават башкорт драма театры директоры. Аның җитәкчелегендә театрда балалар өчен «Арлекин» театр студиясе оештырыла.
2014 елның декабреннән — Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры директоры.
2020 елның 1 сентябреннән — «Нур» татар дәүләт театрының баш режиссеры Главным режиссёром Уфимского татарского театра «Нур» стал Азат Зиганшин. ИА «Башинформ», 1.09.2020.
Куйган спектакльләре Стәрлетамак театры Сәрвәр Сурина «Тылсымлы күл могҗизасы» 2008 — Флорид Бүләков «Сәөясеңме, сөймисеңме» 2009 — Флорид Бүләков «Мәскәү – Васютки» 2011 — Мәрьям Буракаева «Мин сайлаган язмыш» 2012 — Баязит Бикбай «Кодача» 2013 — Мирхәйдәр Фәйзи «Асылъяр» 2014 — Альбер Камю «Калигула» Гафури театры 2007 — Флорид Бүләков «Җан кисәккәйләрем минем» Салават театры 2012 — Мөдәррис Багаев «Мәхәббәт күле» 2014 — Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»
Милли яшьләр театры 2013 — Алекс Тарн «Бозлык периоды» 2016 — Альбер Камю «Калигула»
Туймазы театры Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»
Нур театры 2015 — Мөдәррис Багаев «Акча булса бер букча» 2017 — Әнгам Атнабаев «Ул кайтты»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1996 — Шәехзадә Бабич премиясе — Милли яшьләр театрының «Салават» спектаклендә (Мостай Кәрим әсәре) башкарган Илеш роле өчен 2002 — Башкортстанның атказанган артисты 2012 — Бөтенроссия «Кәсеп» (Ремесло) яшь татар режиссурасы фестивале (Казан) — Гран-при — Флорид Бүләков әсәре буенча куелган «Мәскәү – Васютки» спектакле өчен 2012 — Халыкара төрки театрларның «Туганлык» фестивале (Уфа) — Гран-при — Флорид Бүләков әсәре буенча куелган «Мәскәү – Васютки» спектакле өчен 2026 ― Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 298 от 15.04.2026Жамиль Салимгареев. Директор театра «Нур»: «Зритель в Казани отличается от уфимского или московского». Татар-информ, 26.04.2026
Искәрмәләр
Сылтамалар Зиганшин Азат Надирович. Салават дәүләт башкорт драма театры сайты Мөнир Вафин. Татар театрында башкорт режиссеры: «Сәнгатьтә милләт юк. Мин — космополит». Азатлык радиосы, 4.09.2020 Зиганшин Азат Надирович. kino-teatr.ru
Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан режиссерлары Төркем:Шәхесләр:«Нур» театры Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре