Шалдавыч (Татар Шалдавычы, ) — Пенза өлкәсенең Спасск районына керүче татар авылы. Шалдавыч елгасы буенда урнашкан.
Тарихы
Авылны касыйм, шацк татарлары нигезләгән була. 1721 елдан Шелдовис авылы буларак билгеле.
1911 елда 2 крестьян җәмгыятьле (рус һәм татар) бер Шалдавыч авылы буларак күрсәтелә. 1955 елда — «Ленин байрагы» колхозының үзәк утары, 1972 елда — «Октябрьский» совхозы үзәге.
Халык саны
1782 елда 71 йорт исәпләнгән.
Авылда 2004 елда 48 йортта 117 кеше яшәгән.
Дин XIX гасыр уртасында 2 мәчет һәм мөселман уку йорты эшләгән. Шалдавычта Пенза өлкәсенең әйләнә-тирә яктагы татар авыллары (Почу, Аккүл-Тараклы, Татар Шуриновкасы, Мачали) һәм Мордовиянең Зубова Поляна районы авыллары өчен бердәнбер мәчет эшли.
Искәрмәләр
Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары
Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Спасск районы торак пунктлары (Пенза өлкәсе)