Чирмиш, Таласлау () — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы. Чирмиш авылының икенче исеме Таласлау, чөнки ул елгасы буенда урнашкан.
Тарих
Авылны 1642 елда Темниковтан килгән 40 татар морзасы нигезләгән. Риваять буенча, Саранск шәһәрен төзергә килгән халыкның бер өлеше Таласлау елгасының ярында, палаткалар корып, яшәгәннәр. Шулар арасында бик чибәр, бик эшчән бер әрзә егете булган. Аның исеме Черимшан булган дип сөйлиләр. Ул егет Саранск шәһәрен төзеп бетергәч тә, шул Таласлау елгасы янында, кечкенә генә өй төзеп һәм гаилә корып, яши башлаган, диләр. Шуңа күрә авылны да аның исеме белән йөртә башлаганнар, ди.Юлдаш (Саранск) гәз., Черемиш авылы турында
Авылда 1869 елда 144 йорт булган.
Искәрмәләр
Чыганаклар Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии
Төркем:Мордовия татар авыллары Төркем:Ләмбрә районы торак пунктлары