Хәмәл ( рә’с әл-хәмәл — «бәрәннең башы»Рәэс — баш; хәмәл — сарык бәрәне. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 489, 680.; Хәмәл α, Хәмәл альфасы, α Ari) — Хәмәл йолдызлыгының иң якты йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,00m тәшкил итә.

Планеталар системасы Бу йолдыз тирәсендә бер зур планета ачылган. Аның иң аз массасы Юпитерныкы 1,8 ± 0,2 массасы, орбитаның зур ярымкүчәре — 1,2 а.б., эксцентриситеты — 0,25, әйләнеп чыгу вакыты — 380,8 ± 0,3 җир тәүлеге тәшкил итә. ПланетаМасса (MJ)Радиус (RJ)Әйләнеп чыгу вакыты (көн)Орбитаның зур ярымкүчәре(а.б.)Орбитаның эксцентриситетыb1,8±0,2?380,8±0,31,20,25±0,03

Тарих һә исемнәр Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Хәмәл ( хәмәл, , ) Рәэселхәмәл ( рә’с әл-хәмәл — «бәрәннең башы») исеменең кыскартылган варианты. Птолемей һәм аның артыннан әл-Бируни йолдызны «Башың астында; Гиппарх аны борында урнаштырды» дип тасвирладыЗвездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 112..

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлар әлифба буенча Төркем:Хәмәл йолдызлыгы