Удмурт автомияле өлкәсе (, ) — РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.
1932 елга кадәр Вотяк автономияле өлкәсе (, ) исемен йөрткән.
Адмнистратив үзәге — Ижау шәһәре (1921 елның гыйнвар—июнендә — Глазов шәһәре).
Тарих Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрьдә барлыкка килә.
1929 елда Вотяк АӨ Түбән Новгород өлкәсе (аннан соң — Түбән Новгород крае) составына кертелә.
1932 елның 1 гыйнварыннан соң Удмурт автономияле өлкәсе исемен йөртә.
1934 елның 7 декабрьдә Киров крае составына кертелә, ә 28 декабрьдә ул Удмурт АССР-ына үзгәртеп корыла.
Административ бүленеш 1920—1924 елларда биш өяздән торган: Дебёсы өязе, Глазов өязе, Ижау өязе, Можга өязе, Селты өязе.
1924 елда Дебёсы һәм Селты өязләре юкка чыгарылалар.
1926 елда Вотяк автономияле өлкәсенең административ бүленеше шундый булган: № Кантон Үзәге Мәйдан, км² Халык саныhttp://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=227 (1926), кеше. 1 Ижау өязе Ижау11 987292 708 2 Глазов өязе Глазов12 316294 929 3 Можга өязе Можга6 052168 627
1929 елда өяз—волостьларга бүленеше юкка чыгарыла, районнарга бүленеше индерелә.
1934 елда Удмурт автономияле өлкәсенең административ бүленеше шундый булган: Алнаши районы Балезино районы Вавож районы Глазов районы Грахово районы Дебёсы районы Зура районы Ижау районы Карсовай районы Кез районы Кече Пурга районы Можга районы Селты районы Сөмсә районы Шаркан районы Юкамен районы Якшур-Бодья районы Яр районы
Халык
Халык саны 1923 ел: халык саны — 710 мең кеше, мәйдан — 28 939 км². 1930 ел: халык саны — 784,1 мең кеше, мәйдан — 30 614 км².
Милли состав 1926 елның җанисәбе буенча: удмуртлар — 52,3 %, руслар — 43,3 %, татарлар — 2,3 %, бесермяннар — 1,2 %.
Искәрмәләр
Төркем:Удмурт автономияле өлкәсе Төркем:Удмуртия тарихы Төркем:РСФСР автономияле өлкәләре