Олег Федорович Васильев ( 1 август, 1925, Мәскәү, РСФСР, СССР — 7 март, 2017, Новосибирск, Россия ) — гамәли гидродинамика һәм гидравлика өлкәсендә Россия һәм совет галиме , океонология, атмосфера физикасы һәм география бүлекләре буенча Россия Фәннәр академиясе академигы (1994; 1970 елдан СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты), РФА киңәшчесе.
Биографиясе
1948 Мәскәү гидромелиорация институтын тәмамлый . 1948-1959 Мәскәү инженер-төзелеш институтында эшләй. Техник фәннәр кандидаты (1951) Каталог РНБ . П. Я. Кочинадан СССР Фәннәр академиясенең Себер филиалына эшкә чакыру ала. 1959 елның 1 апреленнән ул СССР Фәннәр академиясенең Себер филиалының Гидродинамика институтында, гамәли гидродинамика лабораториясе мөдире булып эшләй. Техник фәннәр докторы (1960 елның 17 июнендә яклай) Каталог РНБ . 1970 СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1994 Россия фәннәр академиясенең академигы.
РФА Себер филиалының су һәм экология проблемалары институтының оештыручысы (1985) һәм беренче директоры (1987-1995), 1995 елдан РФА киңәшчесе.
Көньяк зиратта күмелгән.
Фәнни эшчәнлеге Фәнни эшчәнлек өлкәләре: гамәли гидродинамика, гидравлика, гидрология, гидрофизика һәм сусаклагычлар экологиясе.
Басмалары
Основы механики винтовых и циркуляционных потоков, М. — Л., 1957. О газотермодинамическом расчёте потоков в простых и сложных трубопроводах, «Изв. Сибирского отделения АН СССР». Серия технических наук, 1968, № 13, в. 3 (совм. с А. Ф. Воеводиным).
Бүләкләре - I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985),
- Ике «Хөрмәт Билгесе ордены» (1967, 1975),
- IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (1997),
- медальләр, шул исәптән «Батырлык өчен» медале(1943) Память народа .
Искәрмәләр
Сылтамалар
Биография.ру БСЭ.
Төркем:Новосибирскида вафатлар Төркем:ССРБ физиклары Төркем:Россия физиклары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Жуков медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:«Мәскәүне саклау өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:2017 елда вафатлар Төркем:7 март көнне вафатлар Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:1925 елда туганнар Төркем:1 август көнне туганнар