30 август — Милади тәкъвимендә сигезенче айның утызынчы көне. Ел ахырына кадәр 123 көн кала.
— Халыкара көчләнеп югалуларның корбаннарын искә алу көне (, ).Халыкара көчләнеп югалуларның корбаннарын искә алу көне БМОның A/RES/65/209 резолюциясы нигезендә кабул ителде
Татарстан — җөмһүрият көне. Казакстан — конституция көне (, ). Төркия — җиңү бәйрәме ().
1990 — Татарстан республикасы дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителә.Декларация ТССР от 30 августа 1990 года № 334-XII «О государственном суверенитете Татарской Советской Социалистической Республики» // Коммунист Татарии. — 1990. — № 10; Ведомости Верховного Совета Татарстана. — 1992. — № 1. — C. 3.. 1996 — Казанда «Курай радиосы» (73,97 МГц) рәсми рәвештә эшен башлый. 2005 — үз меңъеллыгын билгели.
1852 — Якоб Һендрик Вант-Һофф, инженер, профессор, Химия өлкәсендә Нобель премиясе иясе. 1871 — Эрнест Резерфорд, инглиз физигы. 1884 — Теодор Сведберг, химия белгече, профессор, сәнгәтькәр, Химия өлкәсендә Нобель премиясе иясе. 1888 — Александр Тюлькин, рәссам, мөгаллим. 1889 — Вәли Апанаев, эскирпкәче. 1898 — Александр Бажанов, хокук белгече, профессор. 1905 — Юрий Хржановский, рәссам, актёр. 1906 — Ольга Таусски-Тодд, математика белгече, профессор. 1911 — Ибраһим Сәлахов, татар язучысы, прозаик. 1912 — Эдвард Миллс Парселл, Төш физикасы белгече, профессор, Физика өлкәсендә Нобель премиясе иясе. 1914 — Дмитрий Бурдин, архитектор, мөгаллим. 1916 — Александр Сергеев, Советлар Берлеге каһарманы. 1918 — Сергей Афанасьев, инженер, тармак һәм дәүләт эшлеклесе. 1924 — Любовь Златоустова, тел белеме белгече, профессор. 1925 — Владимир Добриков, футболчы, тренер. 1933 — Равил Үтәбай-Кәрими, шәркыять һәм исламият белгече. 1948 — Виктор Скумин, медицина белгече, профессор, иҗтимагый эшлеклесе. 1949 — Светлана Галәветдинова, психология белгече, профессор, мәгариф эшлеклесе. 1949 — Равил Моратов, сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе. 1954 — Александр Лукашенко, Беларус дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Беларусь Республикасының президенты. 1956 — Гөлзада Руденко, Алабуга музей-тыюлыгы директоры. 1958 — Равил Ибәтуллин, нефть геологиясе белгече, академик, тармак эшлеклесе. 1958 — Анна Политковская, Россия хокук яклаучысы, журналисты. 1972 — Евфимий, Рус православ чиркәве рухание һәм эшлеклесе, мөгаллим. 1973 — Александр Свистунов, футболчы. 1974 — Камилла Лэкберг, швед язучысы. 1977 — Изабель Адриан, модель, музыкант, журналист, дизайнер. 1977 — Константин Фомичев, каноэда ишүче. 1985 — Эва Ристов, ачык суда йөзү буенча Олимпия чемпионы. 1987 — Амелия Андерсдоттер, Швеция сәясәтчесе. 1988 — Лаура Пыльдвере, эстон җырчысы. 1997 — Владислав Нургалиев, футболчы.
1852 — Савва Москотилников, рус язучы, тәрҗемәчесе, дәүләт эшлеклесе. 1928 — Вильгельм Вин, Алмания галиме, физика өлкәсендә Нобель премиясе иясе. 1935 — Анри Барбюс, француз язучысы. 1940 — Джозеф Джон Томсон, Бөекбритания физика галиме, Нобель бүләге иясе. 1944 — Вячеслав Күгешев, кенәз, инкыйлабчы. 1969 — Бәдәр Йосыпова, актриса, театр һәм җәмәгать эшлеклесе. 1969 — Мәгъсүмә Кәлимуллина, колхозчы, терлекче. 1969 — Иван Пехтелев, әдәбият белгече, профессор. 1971 — Мөхәммәт Шәмсетдинов, биюче, сәнгать җитәкчесе. 1975 — Иоаким Максимов-Кошкинский, чуаш театр һәм кино актёры, тармак эшлеклесе. 1991 — Газиз Кашапов, татар язучысы, журналист. 1993 — Василий Бочков, химия технологиясе белгече, профессор. 1993 — Әзһәр Габдуллин, дирижёр, көйязар, сәнгать җитәкчесе, профессор. 1994 — Мидхәт Салихов, татар Советлар Берлеге каһарманы, Кызыл Армиясенең артиллерия офицеры. 1997 — Веселин Җуранович, Югославия дәүләт эшлеклесе. 1999 — Александр Филимонов, инженер-нефтьче, тармак эшлеклесе. 1999 — Дементий Шмаринов, ССРБ халык рәссамы. 2003 — Чарльз Бронсон, америка киноактёры. 2003 — Латыйфа Гыйлметдинова, сыер савучысы. 2006 — Нәҗип Мәхфүз, Мисыр язучы-романисты, драматург, сценарист. 2011 — Җәүдәт Гыйләҗетдинов, татар галиме. 2013 — Шеймас Һини, тел белгече, язучы, профессор, актёр, Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе. 2022 — Михаил Горбачев, СССР президенты (1990―1991).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Төркем:30 август Төркем:Ел көннәре