Епрәч районы () — Чуашстанның үзәгендә урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Епрәч шәһәр бистәсе.

География Епрәч районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 1201,2 км².

Тарих Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Районда ике тарихи урын бар: чуаш язучысы Семен Эльгер сурәтләгән «Кушлаваш уйе» һәм Камай кыры (Камай — Казанны 1552 елда Явыз Иван алганда, аңа ярдәм күрсәтүче кеше, ул Казан кирмәне диварларын шартлатуны билгеләүче мәгълуматны Казанны алучыларга тапшыра).

Халык Халык саны 22,9 мең кеше (2010 елга). Авыл халкы — 60%, шәһәр халкы — 40%. Шәһәр халкы Епрәч һәм Буа бистәләрендә яшиләр.

Милли составы: чуашлар — 83%.

Административ бүленеше Районда 2004 елдан 12 авыл һәм 1 шәһәр жирлеге бар.

Икътисад Сәнәгатьтә төп тармаклар: Чабаксар электр үлчәү приборлары заводы филиалы, агач эшкәртү, җиһазлар ясау.

Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү.

Күренекле кешеләре Макар Евсевьев  — галим. Лидия Григорьева — җиңел атлетика буенча спорт мастеры. Алексей Маресьев  — Советлар Союзы герое. Семен Эльгер — чуаш язучысы. Николай Краснов — чуаш язучысы. Степан Илларионов — Советлар Союзы героеГерой Советского Союза Илларионов Степан Илларионович Николай Ижутов — Советлар Союзы героеГерой Советского Союза Ижутов Николай Степанович Леонид Константинов — Россия героеГерой России Константинов Леонид Сергеевич Искәрмәләр

Сылтамалар Район рәсми сайты Район тарихы

Шулай ук карагыз Епрәч очу мәктәбе

Төркем:Чуашстан районнары Төркем:Епрәч районы