Мамадыш өязе () — Казан губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Өяз шәһәре — Мамадыш шәһәре.

География

Чиктәшлек Як Өяз яки губерна ТөньякКөнчыгыш Вятка губернасы Көньяк Чистай өязе Көнбатыш Лаеш өязе Төньяк-көнбатыш Казан өязе

Тарих Мамадыш һәм тирә-яктагы җирләр Казан өязе составында иделәр, 1708 елда — Казан губернасы составында, 1719 елда — Казан губернасының Казан провинциясенә тапшырыла. 1781 елда Мамадыш өязе Казан наместниклылыгы (1796 елдан — губернасы) эчендә барлыкка килә.

1920 елда ул юкка чыгарыла, ә аның территориясе Татарстан АССРның Мамадыш кантонына кертелә.

Административ бүленеш 1904 елда өч станга һәм 19 вулыска бүленгән. 1нче стан Иске Комазан Кабык Күпер Кече Кирмән Кызылтау Сикәнәс Омар Түбән Сөн 2нче стан Әбде Букмыш Мамалай (Елыш) Сатыш Шомырбаш Яңа Чүриле 3нче стан Әсән-Елга Җөри Иске Юмья Лыябаш-Келәүш Петропавловски Ядыгәр

Халык

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча): Мамадыш өязе Тел Кешеләр саны % татар 131 732 69,41 рус 47 607 42,35 удмурт 8 351 4,40 чирмеш 1 951 1,03 поляк 34 0,02 украин 31 0,02 яһуд 10 0,01 алман 8 ~0,00 латыш 5 ~0,00 чуаш 4 ~0,00 белорус 1 ~0,00 башка 61 0,03Мамадыш шәһәре (4 195 кеше) Тел Кешеләр саны % рус 3 747 89,32 татар 387 9,23 украин 28 0,67 поляк 18 0,43 чуаш 4 0,10 алман 3 0,07 удмурт 3 0,07 чирмеш 3 0,07 яһуд 2 0,05

Искәрмәләр

Төркем:Казан губернасы өязләре